Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Рәсми

Заряга – озак көтелгән юл

Районнан шактый еракта урнашкан Заря поселогына кадәр юл булмау халык өчен зур бәла булып торды. Язгы-көзге пычракта, кышын хәрәкәт туктала иде. Янгын часте машинасы да, ашыгыч ярдәм машинасы да керә алмады. Район җитәкчеләре белән һәр очрашуда авыл кешеләр бары тик шул проблеманы гына күтәрде. Әлеге мәсьәләнең кайчан да булса хәл...

Районнан шактый еракта урнашкан Заря поселогына кадәр юл булмау халык өчен зур бәла булып торды.

Язгы-көзге пычракта, кышын хәрәкәт туктала иде. Янгын часте машинасы да, ашыгыч ярдәм машинасы да керә алмады. Район җитәкчеләре белән һәр очрашуда авыл кешеләр бары тик шул проблеманы гына күтәрде.

Әлеге мәсьәләнең кайчан да булса хәл ителәсенә өмет сүнгән иде инде. Авыл кешеләр исәбенең аз булуы сәбәпле кечкенә авылларга юл салу программасына кертелмәде. Әлеге мәсьәлә төрле дәрәҗәләрдә, бик авырлык белән генә, төрле дәүләт структуралары вәкилләрен, Дәүләт Советы депутатларын җәлеп итеп хәл ителде. Урмандееводан Заряга кадәр өч километрга якын юл, финанс тотрыксызлык чорында, башкару мөмкин булмаслык эш саналды.

- Мәсьәлә уңай хәл ителсен өчен бик күп көч куярга туры килде, - дип сөйли Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов. - Юл төзү эшләре башлануына чиксез сөендем.

Юл төзелешен Яр Чаллының "Дорстройсервис" ҖЧҖ алып бара. Юл Урмандеево авылының үзәк урамыннан тотына. Күтәртелгән юл авыл урамына яңа төсмер биргән. Аннан соң ул Заряга борыла. Алда гүзәл табигать киңлеге - яшелләнеп утырган басу-кырлар, урманнар, чиратлашып урнашкан авыллар. Юл төзелеп беткәннән соң авылларга бару өчен берничә минут кына вакыт кирәк булачак. Ә әлегә төзелеш эшләре кайный. КамАЗ машиналары бер-бер артлы туфрак ташыйлар. Бульдозерлар туфракны тигезләп, булачак юл өслегенә нигез салалар.

- Бу тракторда хата һәм җитешсезлекләргә юл куймый торган махсус компьютер урнаштырылган, - дип аңлата бульдозер белән идарә итүче Фәнис Галимов. - Шул рәвешле юл катламы һәм юнәлеше җайга салына. Тракторчы безнең якташыбыз булып чыкты, ул Яңа Ибрай авылыннан икән. Тигезләнгән юл өслегеннән Ренат Садыйков соңгы операцияне башкара - массаны тыгызлый. Шуннан соң башка белгечләр эшкә керешә - юл өслегенә вак таш җәелә.

Алдарак, поселок янында тагын бер бульдозерчы эшли иде. Ул беренчел процессны башкара - туфрак массасы яхшы ятсын өчен җирнең беренче катламын салдыра. Поселокка җитәрәк юлчылар юл юнәлешен бераз үзгәрткәннәр, аны турылаганнар. Юл хезмәткәрләре җентекләп һәм бердәм эшлиләр. Ә поселок кешеләренең сөенечен язып кына аңлатырлык түгел. Көнне төнгә ялгап тырышып хезмәт куйган юлчыларга, аларның проблемасын югары даирәләрдә хәл итүгә ирешкән кешеләрнең барысына да чиксез рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев