Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Җәза гына бирергә түгел, ярдәм дә итәргә

Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырышта профилактикалау системасының барлык субъектлары катнашты. Утырыш барышында социаль-куркыныч хәлдә калган, авыр тормыш хәлендәге гаиләләр белән алып барылган профилактик эшләр, шулай ук балигъ булмаган балалар һәм аларның гаиләләрен ведомствоара социаль күзәтү астында тоту мәсьәләләрен тикшерделәр. КДН җитәкчесе...

Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырышта профилактикалау системасының барлык субъектлары катнашты. Утырыш барышында социаль-куркыныч хәлдә калган, авыр тормыш хәлендәге гаиләләр белән алып барылган профилактик эшләр, шулай ук балигъ булмаган балалар һәм аларның гаиләләрен ведомствоара социаль күзәтү астында тоту мәсьәләләрен тикшерделәр.
КДН җитәкчесе Сергей Александров гаилә һәм балаларның уңышсызлыгын ачыклау мәсьәләләрендә йомшаклык күрсәткән профилактикалау субъектларын тәнкыйтьләде. Социаль-куркыныч хәлдә калган гаиләләр һәм балалар белән эш итүче ведомстволарның бердәм эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга бәйле чаралар күрелгән. Комиссия тарафыннан балигъ булмаган балаларны тәрбияләү буенча ата-ана вазифаларын башкармаган гаиләләргә төзелгән беркетмәләр каралды.
Ата-ананың икесе дә хәмер кулланган, ә балалары ачтан интеккән авыл гаиләсе КДНның игътибар үзәгендә булды. Гаиләне ведомствоара исәпкә куйдылар. Профилактикалау органнарының вакытында кирәкле чаралар куллануы аркасында гаилә башлыгын эшкә урнаштыру мөмкин булган, нәтиҗәдә торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычлары түләттерелгән. Шулай ук аларның икесен дә алкоголь бәйлелектән дәвалауда ярдәм итү турында карар кабул ителде. Әлегә балалары социаль приютта тәрбияләнәчәк.
Ике баласын тиешле тәрбия һәм игътибардан мәхрүм иткән ана да комиссиянең күз уңында булды, өстәвенә сабыйның берсе балигъ түгел. Бу ханым белән дә, балалары белән дә психолог эшләячәк. Алкоголь бәйлелектән дәваланудан һәм гаиләгә кире кайтудан баш тарткан очракта ханымны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе каралачак.
Балаларының начар гамәлләре өчен комиссия алдында ата-аналарга кызарырга туры килде. Шулай ук балигъ булмаган баланың алкоголь куллануына бәйле - бер, яшүсмернең кибеттән әйберләр урлау очрагына бәйле тагын бер беркетмә каралды. Яшүсмерләрнең "комендант сәгате"н бозу очраклары буенча төзелгән беркетмәләрнең артуы да борчу тудыра.
Чыгышларны тыңлаганнан һәм аларны тикшергәннән соң, комиссия һәр очрак буенча тиешле карарлар кабул итте, балалар һәм ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр үткәрде. Балаларны җәйге палаткалы лагерьләргә урнаштыру тәкъдим ителде.
- Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә карата административ чаралар гына кабул ителергә тиеш түгел, ә психологик ярдәм дә күрсәтергә кирәк, - дип ассызыклады утырыш азагында Сергей Александров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев