Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Үз көчләре белән акча эшлиләр

Җәйге чорда балаларны һәм үсмерләрне эшкә урнаштыруга кагылышлы эшкә якынча йомгак ясалды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инспекторы Ирина Козлова хәбәр иткәнчә, күпчелек очракта алар сәнәгать мәйданчыкларында ярдәмче эшчеләр буларак хезмәт куйганнар һәм территорияләрне яшелләндерү, торак пунктларны ямьләндерүдә булышканнар. Июнь аенда Мәшгульлек үзәге тарафыннан утыз үсмер эшкә урнаштырылган. Мисалга,...

Җәйге чорда балаларны һәм үсмерләрне эшкә урнаштыруга кагылышлы эшкә якынча йомгак ясалды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инспекторы Ирина Козлова хәбәр иткәнчә, күпчелек очракта алар сәнәгать мәйданчыкларында ярдәмче эшчеләр буларак хезмәт куйганнар һәм территорияләрне яшелләндерү, торак пунктларны ямьләндерүдә булышканнар.
Июнь аенда Мәшгульлек үзәге тарафыннан утыз үсмер эшкә урнаштырылган. Мисалга, Кәкре Күл мәктәбендә - 13, Иске Савруш төп мәктәбендә - 8, урман хуҗалыгында - 7, "Квант" ҖЧҖдә ике үсмер эшләгән.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе төгәлләнү белән акча эшләргә теләк белдерүчеләр күбәйгән. Шуңа күрә июльдә Мәшгульлек үзәге 52 балигъ булмаган баланы эш белән тәэмин иткән. Бистә советында башта 16 кеше, 20 июльдән - 12 кеше эшләгән, августта тагын биш үсмер эшкә урнаштырылган.
Урман хуҗалыгында акча эшләү мөмкинлегеннән - 3, Иске Үзи авыл җирлеге башкарма комитетында - 3, Иске Мокшино урта гомуми белем бирү мәктәбендә - 4 һәм Яңа Кармәт авыл җирлегендә 14 яшүсмер файдаланган.
Эшкә урнаштырганда социаль яклауга мохтаҗ балигъ булмаган балаларга һәм куркыныч төркемгә кергән үсмерләргә аерым игътибар бирелә. Социаль яктан куркыныч гаиләләрдә тәрбияләнүче үсмерләргә акча эшләү мөмкинлеге бирелгән, сентябрь аенда тагын биш баланы эшкә урнаштыру планлаштырыла.
Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова видеобрифингта Татарстанда балигъ булмаганнар хезмәтеннән канунсыз файдалану фактлары турында хәбәр итте. "Халык контроле" ГИСка ата-аналардан балалары белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәүгә һәм хезмәткә түләмәүгә бәйле ике хәбәр алынган. Балаларның предприятиеләрдә эшләүләрен, эш бирүченең аларны канун нигезендә рәсмиләштермәвен һәм үсмерләр хезмәтенә түләүдән баш тартуын исбатларга туры килгән. Моның өчен эш бирүчеләргә канун нигезендә катгый җәза бирелгән.
Брифингта Эльмира Зарипова республикада хезмәт иминлеге мәсьәләсен пропагандалауга зур игътибар бирелүен ассызыклады. Бу эшнең төп максаты - һәр үсмергә тормыш өчен куркыныч тудырган хәлләрне һәм эш урынында үзен тәртипле тоту кагыйдәләрен аңлату.
Дәүләт хезмәт инспекциясеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, Татарстанда 2017 елның 6 аенда 67 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шул исәптән 9 очрак - үлем һәм 58 очрак авыр җәрәхәтләр алу белән тәмамланган. Бәхеткә, Аксубай районында моңа охшаш күңелсез хәлләр булмады.
Яңа эшкә керешкән һәр кешегә, шул исәптән балигъ булмаганнарга да, хезмәт килешүе төзегәндә эш урынына карата бирелгән хезмәт шартлары характеристикасына игътибар итәргә кирәк, икенче төрле әйткәндә, производство мохитенең һәм хезмәт процессының нинди факторлары сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин булуын, шулай ук хезмәт бурычларын үтәгәндә имгәнү алу куркынычы барлыгын ачыкларга, - дип билгеләп үтте спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев