Юллар төзиләр, балалар бакчаларын ремонтлыйлар
Аксубай районында объектлар, юллар, су челтәрләре төзү һәм капиталь ремонтлау дәүләт программаларының тормышка ашуы дәвам итә. 2016 елда эшләр 18 программа буенча алып барылачак. Дәүләт программаларының тормышка ашу территориясе - Аксубай районының бер чигеннән икенчесенә кадәр. Яңартулар төрле тармакларга кагыла - социаль өлкәгә, медицина, мәгариф, мәдәният, авыл хуҗалыгы, төзекләндерүгә. -...
Аксубай районында объектлар, юллар, су челтәрләре төзү һәм капиталь ремонтлау дәүләт программаларының тормышка ашуы дәвам итә.
2016 елда эшләр 18 программа буенча алып барылачак.
Дәүләт программаларының тормышка ашу территориясе - Аксубай районының бер чигеннән икенчесенә кадәр. Яңартулар төрле тармакларга кагыла - социаль өлкәгә, медицина, мәгариф, мәдәният, авыл хуҗалыгы, төзекләндерүгә.
- Программаларның барысы да өстенлекле, социаль билгеләнешкә ия һәм бары тик район үзәгендә яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга гына юнәлдерелмәгән, аларның күпчелеге авылларда гамәлгә ашачак, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов. - Район кешеләре уңайлы шартларда яшәргә, спорт белән шөгыльләнергә, медицина хезмәте алырга, төзекләндерелгән, капиталь ремонтланган мәдәният учакларына йөрергә, җылы, уңайлы мәктәпләрдә белем алырга тиеш.
Өстәвенә программалар, ел фасылларына бәйсез рәвештә, эшләрне һава торышы шартларына туры китереп башкарып, ел әйләнәсе тормышка ашырыла. Кече Сөнчәледә күп функцияле мәдәният үзәге төзелә - диварлары күтәрелгән, түбә ябу эшләре тәмамланган.
Быел техникум территориясендә волейбол-баскетбол, Октябрь урамы, 14 нче йорт ишегалдында тренажер һәм шул исәптән балалар уен мәйдынчыгы һәм Иске Тимошкинода спорт мәйданчыгы төзеләчәк. 1 майга спорт мәйданчыкларының бетон нигезе салыначак. Аларны файдалануга тапшыру белән, "Хезмәткә һәм оборонага әзер" совет чоры комплексы яңартылачак, 2017 елдан башлап аны һәркем тапшырачак, шулай итеп Татарстанда барысы да спортка җәлеп ителәчәк.
Карасу һәм Яңа Аксубайда быел модульле фельдшер-акушерлык пунктлары файдалануга тапшырылачак, модульләр җыелган, кирәкле барлык җиһаз һәм аппаратлар белән тулыландырылган, бары тик инженер коммуникацияләрне генә тоташтырасы калган.
Иске Савруш төбәгендә яшәүчеләр өчен модульле ветеринария пункты төзү планда.
Аксубайның Шоссе урамында яңа күпфатирлы йортлар сафына тагын бер - 24 фатирлы йорт кушылачак, төзелеш эшләре башланган инде.
Район үзәгендә районның муниципаль юл төзелеше фонды хисабына Май заводы, Сембер, Беляев, Төзүчеләр урамнарына асфальт түшәләчәк. Урмандеевоның Заряга кадәр дәвам иткән үзәк урамына да вак таш җәеләчәк, үзәктә Рәис Беляев урамының юл катламы ремонтланачак, Профсоюзлар, Толстой, Набережная урамнарына яңа юл катламы салыначак.
Торак пунктларны су белән тәэмин итү программалары кысаларында Емелькинода, Черемушкида һәм Иске Чуаш Адәмсуында эшләр дәвам итәчәк. Яңа Чуаш Адәмсуында суүткәргеч сузылачак - проект килешенгән һәм расланган.
Яңа объектлар төзелү белән беррәттән искеләре дә ремонтлана. 2016 елда район үзәгендә күпфатирлы алты йортны ремонтлау планга кертелгән (кайберләрен ремонтлау төгәлләнгән), шулай ук Иске Савруш авыл клубы да ремонтланачак, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре - район үзәгенең "Ләйсән" һәм "Буратино" балалар бакчаларында ремонт эшләре бара, МЮД поселогының фельдшер-акушерлык пункты капиталь ремонтлана, Алексеевски, Яңа Ильдеряк, Сидул-Ерыклы, Киса, Сергеевка, Яңа Мокшино авыл медицина учреждениеләрендә косметик ремонт үткәреләчәк.
Район үзәге тагы да ямьләнәчәк, безнең хәбәрчегә балалар паркын төзекләндерүнең төгәлләү планын күрсәттеләр. Хәер монда соңгы еллар дәвамында күләмле эшләр башкарылды һәм алар алга таба да дәвам итә. Быел яңа кече архитектуралы формалар, мини амфи-театр, төрле формадагы эскәмияләр, төрле үсентеләр һ.б. пәйда булачак. Парк - нәниләр, укучылар өчен һәм мәдәни чаралар үткәрү зоналарына бүленәчәк.
Быел да узган елдагы кебек капитал кертем авыл хуҗалыгы тармагында да каралган - сыер абзарлары, сенеж базлары ремонтланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев