Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Юллар һәм су башнялары төзелә

Авыл җирлекләре башлыкларының чираттагы куст киңәшмәсендә мөһим мәсьәләләр тикшерелде. Шуларның берсе - үзара салым акчасын үзләштерү. Үзара салым акчасын тулысынча җыюга ирешмәгән һәм аны тулысынча үзләштермәгән җитәкчеләр район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин тарафыннан тәнкыйтькә дучар булдылар. Шуңа да карамастан, авыл җирлекләре башлыкларының күпчелеге планлаштырылган эшләрне башлаганнар: вак таш ташуга килешүләр...

Авыл җирлекләре башлыкларының чираттагы куст киңәшмәсендә мөһим мәсьәләләр тикшерелде.

Шуларның берсе - үзара салым акчасын үзләштерү. Үзара салым акчасын тулысынча җыюга ирешмәгән һәм аны тулысынча үзләштермәгән җитәкчеләр район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин тарафыннан тәнкыйтькә дучар булдылар. Шуңа да карамастан, авыл җирлекләре башлыкларының күпчелеге планлаштырылган эшләрне башлаганнар: вак таш ташуга килешүләр төзегәннәр, су белән тәэмин итүгә насослар сатып алганнар, зират коймаларын өлешчә тотканнар, су коелары һәм чишмәләрне ремонтлау һәм төзекләндерү эшләренә керешкәннәр.

Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Сетрова электр энергиясен янга калдыру мөһимлеге турында сөйләде. Авыл җирлекләренең кайберләрендә урамнарны, клубларны һәм авыл мәдәният йортларын яктыртуга шактый зур чыгымнар тотылган. Салымнар һәм су белән тәэмин итүгә түләүләр җыю мәсьәләләре дә күтәрелде.

Уртак җир пае фондыннан бүлеп бирелгән җир өлешләренә кагылышлы мәсьәлә көн тәртибеннән алынган дияргә була. Искә төшереп үтәбез, март аенда Аксубай районында гомуми фондтан бүленгән гомуми мәйданы 2 мең гектар тәшкил иткән 512 җир өлеше бар иде.

Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Габдрахманов пай җирләрен һәм ташландык йортлар участокларын рәсмиләштерү мәсьәләсен күтәрде.

- Районда теркәлгән, хуҗасы вафат булган, әмма варислар кабул итмәгән участоклар күп. Шуңа бәйле бу җирләргә салым исәпләнелми. Пай хуҗалары исемлеге басылып чыкты, бу җирләрне таләп ителмәгән җирләр итеп тану һәм муниципаль милеккә күчерү өчен судка дәгъва белдерү вакыты җитте, - дип ассызыклады Марат Арслангали улы.

Киңәшмәдә федераль ташламаларга ия кешеләрнең дарулар белән тәэмин ителү урынына акчаны хуп күрүләренә бәйле мәсьәлә дә кабаттан күтәрелде. Социаль пакетны акчалата эквивалентта алуны сайлауга кагылышлы шактый мисаллар китерелде. Даруларның кыйммәт торуы аркасында инвалидлар зур финанс чыгымнарга дучар булалар. Нәтиҗәдә, депутатларга мөрәҗәгать итеп ярдәм сорыйлар, халыктан акча җыюны игълан итәләр. Әлбәттә инде, беркем дә тормышында нәрсә буласын алдан белә алмый. Әмма, әгәр кеше инвалидлыкка чыккан икән, иртәгесе көн турында уйлансын иде.

Мәшгульлек үзәге директоры Иван Маклаков инвалидларны эшкә урнаштыру турында сөйләде. Авыл җирлекләре башлыкларына ул көчләреннән килгән эшне башкаруга сәләтле мөмкинлекләре чикле инвалидларны эш белән тәэмин итәргә киңәш итте. Инвалид Паспортлары рәсмиләштерү дә шулай ук мөһим.

Тулаем алганда, утырышта баш җыйган проблемаларны, киңәйтелгән утырышларда түгел, ә тар даирәдә тикшерүнең яхшы нәтиҗәләргә китерүен билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев