Юлбашчының туган көнендә
Владимир Ленинның тууына 146 ел тулуны аксубайлылар митинг белән билгеләп үттеләр. Митингта олылар да, яшьләр дә катнашты. Алар Ленин һәйкәленә чәчәкләр алып килделәр. - Владимир Ульянов-Ленин 54 ел гына яшәсә дә, хезмәт кешесе мөһим урын алып торган дәүләт төзеде, - дип башлап җибәрде митингны КПРФ партиясенең җирле бүлеге башлыгы Рәмис...
Владимир Ленинның тууына 146 ел тулуны аксубайлылар митинг белән билгеләп үттеләр.
Митингта олылар да, яшьләр дә катнашты. Алар Ленин һәйкәленә чәчәкләр алып килделәр.
- Владимир Ульянов-Ленин 54 ел гына яшәсә дә, хезмәт кешесе мөһим урын алып торган дәүләт төзеде, - дип башлап җибәрде митингны КПРФ партиясенең җирле бүлеге башлыгы Рәмис Сәфиуллин. - Революциягә кадәр россиялеләрнең 60 проценты укый-яза белмәгән. Владимир Ильичның тырышлыгы белән белем алуда, сәламәтлек саклауда халыкка юл ачыла.
- Ленинны барлык балаларның бабасы дип атаганнар, - дип дәвам итте үзенең чыгышында ветераннар советы рәисе Галина Бобкова. - Бүгенге митингка укучыларның да килүе шатландыра. Бу аны әле дә хәтерлиләр, мирасының мәгънәсен һаман да аңлыйлар дигәнне аңлата.
- Ул гади халык - крестьяннар һәм эшчеләр турында кайгырткан бөек шәхес, дәүләт эшлеклесе, - дип ассызыклады социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. - Берничә көн элек без кешенең беренче тапкыр галәмгә очуының 55 еллыгын билгеләп үттек. Бу совет чорына хас каһарманлыкта да Ленин башлангычы ята.
Укучылар юлбашчы хөрмәтенә шигъри композиция әзерләгәннәр.
Митингта катнашучылар бөтенесе бергә "Ленин мәңге безнең белән" җырын башкардылар. Аннан соң һәйкәл итәгенә чәчәкләр һәм таҗ куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев