Юбиляр парларны хөрмәтлиләр
Аксубайның ЗАГС бүлегендә юбиляр парларны квартал саен хөрмәтләргә ниятлиләр. Гаилә - ул тынычлык, ямь һәм аңлашу, шатлыкларны да, кайгыларны да бергә бүлгән туганлык җепләре белән бәйләнгән җаннар. - Бездә 25 еллык юбилейларын үткәргән парлардан башлап юбиляр парларны хөрмәтләү йоласы бар, - дип сөйли ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Еграшкина. - Районда...
Аксубайның ЗАГС бүлегендә юбиляр парларны квартал саен хөрмәтләргә ниятлиләр.
Гаилә - ул тынычлык, ямь һәм аңлашу, шатлыкларны да, кайгыларны да бергә бүлгән туганлык җепләре белән бәйләнгән җаннар.
- Бездә 25 еллык юбилейларын үткәргән парлардан башлап юбиляр парларны хөрмәтләү йоласы бар, - дип сөйли ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Еграшкина. - Районда берничә дистә ел бергә гомер кичергән бәхетле парлар күп. Юбилярларны хөрмәтләү 8 март - Халыкара хатын-кызлар көнендә, 15 май - Бөтенроссия гаилә көнендә, 30 август - Татарстан суверенитеты көнендә һәм 19 декабрь - ЗАГС органнары туган көнендә уздырылачак. Тантаналы чараларда балалары белән һәм төрле яшь һәм буыннар төшкән гаилә фотолары күргәзмәсен оештыру да планлаштырыла.
Юбиляр парларның 8 (84344) 2-75-20 телефон номеры яки Elena.Egrashkina@tatar.ru электрон адресы буенча тантаналарда катнашу турында белдереп хәбәр итүләре сорала. Электрон адреска гаилә фотоларын да җибәрү мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев