Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Җылыту сезоны – 2017-2018

Дүшәмбе көнне башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов җылыту сезоны ачылу турында карар кабул итте. Анда билгеләнгәнчә, Татарстанда 8 градус һәм аннан да түбәнрәк температура 5 көн дәвамында сакланса, җылыту сезоны башланачак. - Әмма бу мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кагылмый - 12 балалар бакчасы җылылык белән тәэмин ителгән инде, бу атнада...

Дүшәмбе көнне башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов җылыту сезоны ачылу турында карар кабул итте.

Анда билгеләнгәнчә, Татарстанда 8 градус һәм аннан да түбәнрәк температура 5 көн дәвамында сакланса, җылыту сезоны башланачак.
- Әмма бу мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кагылмый - 12 балалар бакчасы җылылык белән тәэмин ителгән инде, бу атнада бөтен 33 мәктәптә дә җылы булыр дип көтелә, - дип белдерде Анатолий Федорович. - Җылы бирү гадәттә балалар бакчаларыннан, социаль яклау һәм, медицина учреждениеләреннән башлана.
Гомумән алганда, 55 - сәламәтлек саклау, 53 - мәдәният, 2 - спорт, 3 социаль яклау объекты 2017-2018 елның җылыту периодына әзерләнгән. Мәктәпләрне җылыту сезонына әзерләүдә башкарма комитет зур эшләр башкарды - өч мәктәптә өч җылыту казаны алмашштырылды, Енорускино мәктәбендә яңа казан куелды. Аксубай Үзәк хастаханәсендә дә җылыту сезонына әзерләнделәр - ике җылыту бинасында икешәр җылыту казаны куелды - бүгенгесе көнгә бала тудыру бүлегенә һәм стационарга җылы бирелә инде.
- Тәүлек әйләнәсе бинада кешеләр булган объектларда - "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр приютында, "Шәфкатьлелек" ЦСОНда һәм Федоров интернат-йортында җылы бирү җылыту сезонына бәйле түгел, безнең хезмәткәрләрнең игътибарын һәм җылы мөнәсәбәтен тойган тәрбияләнүчеләр салкында туңмасын өчен салкын һәм юеш һава торышы булган август аенда да җылылык бирелгән иде, - дип сөйли социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева.
Башкарма комитет билгеләп үткәнчә, бүгенгесе көндә Аксубай җылыту сезонына 100 процентка әзер. Ә шәхси секторларга килсәк, һәр кеше җылыны үзенә күрә - елның теләсә кайсы вакытында куллана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев