Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

"Яшел беретлар" Чик сакчысы көнен бәйрәм иттеләр

99 ел элек Совет республикасының чик сакчылары хезмәте оештырыла. Быелгы Чик сакчылары көне, һичшиксез, вакытлыча хезмәт елларын ил чикләрен саклауга багышлаган ир-егетләрнең күңелләрендә онытылмаслык мизгелләр булып калачак. Бу юлы да дистәләрчә чик сакчысы Аксубай үзәгендә очрашты. Аларны чик сакчылары гаскәрләренә генә хас аерым атрибутлар - форма һәм яшел берет буенча...

99 ел элек Совет республикасының чик сакчылары хезмәте оештырыла.

Быелгы Чик сакчылары көне, һичшиксез, вакытлыча хезмәт елларын ил чикләрен саклауга багышлаган ир-егетләрнең күңелләрендә онытылмаслык мизгелләр булып калачак. Бу юлы да дистәләрчә чик сакчысы Аксубай үзәгендә очрашты. Аларны чик сакчылары гаскәрләренә генә хас аерым атрибутлар - форма һәм яшел берет буенча танып була иде. Чик сакчыларының төрле буыны - өлкән һәм яшь ир-егетләр җилдә җилфердәгән әләмнәр астында хезмәт елларын искә алдылар. Мәңгелек ут янында тантаналы төстә тезелеп басып, армиядәгечә рапорт бирделәр.

- Бөек Ватан сугышы чорында чик сакчылары беренчеләрдән булып сугышка кергәннәр һәм батырларча Ватаныбыз чикләрен яклаганнар, - дип белдерде чик сакчыларына мөрәҗәгать итеп район башлыгы Камил Гилманов. - Сез дә илебез чигендә лаеклы хезмәт иттегез, хезмәттә дә сезнең ышанычлы булуыгызга иманым камил. Районның иң яхшы хезмәткәрләре арасында чик сакчылары булып хезмәт иткән кешеләр күп. Сезгә чын күңелдән бәхет, исәнлек-саулык һәм муллык телим!

Россия Федерациясе чикләре озынлыгы 200 мең километрдан артык.

Чик сакчылары көнендә тантана гаеплеләрен Идел буе хәрби округы инспекторы отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов котлады.

- Чик сакчылары элек- электән армиянең элитасы булып саналды, - дип ассызыклады ул. - Бу гаскәрләргә бары тик лаеклы, әзерләнгән ир-егетләрне генә хезмәткә алалар. Сез үз бурычларыгызны намус белән үтәдегез. Бүген сезгә чикләрне "йозакта тоткан" елларны искә алу гына түгел, ә үсеп килүче буынга бу турыда сөйләп, әлеге хезмәтнең Ватаныбыз өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында аңлату бурычы да йөкләнә.

Чик сакчыларын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров та котлады. Рәсми затлар бәйрәм гаеплеләре белән рәсми булмаган мохиттә аралаштылар, кемнәрнең кайда хезмәт итүләре турында сораштылар. Күбесе Ерак Көнчыгышта илебез чикләрен саклап хезмәт иткән. Киләсе елда билгеләп үтеләчәк юбилей турында да сөйләштеләр. Алар шулай ук район җитәкчелегенең һәм Идел буе хәрби округы вәкиленең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә актив катнашырга чакырган мөрәҗәгатьләрен бик теләп кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев