Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Янгын хаталарны кичерми

Янгын куркынычы чоры җитте. 2017 елның 28 апреленнән 1 майга кадәр Аксубай муниципаль районы территориясендә янгын сагы хезмәткәрләре 20дән артык чүп-чар өеменә капкан утны сүндерүгә чыкты һәм 2 тапкыр ялкын телләренә киртә куйды. Савгач авылында сарай янәшәсендәге чүп-чар өемен яндыру сәбәпле янгын чыккан, Учакны хуҗа үзе дөрләтеп җибәргән. Янгын очрагының...

Янгын куркынычы чоры җитте. 2017 елның 28 апреленнән 1 майга кадәр Аксубай муниципаль районы территориясендә янгын сагы хезмәткәрләре 20дән артык чүп-чар өеменә капкан утны сүндерүгә чыкты һәм 2 тапкыр ялкын телләренә киртә куйды.

Савгач авылында сарай янәшәсендәге чүп-чар өемен яндыру сәбәпле янгын чыккан, Учакны хуҗа үзе дөрләтеп җибәргән. Янгын очрагының икенчесендә балаларның ут белән шаяруы сәбәп була - төзелеш тулысынча көлгә әйләнгән.

Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча МОНД хезмәткәрләре өч көн эчендә генә дә административ хокук бозу турында 38 мең сумлык 6 беркетмә төзегәннәр.

Районның күзәтчелек бүлеге һәм коткаручылар килеп туган хәлгә борчылып кына калмыйлар, ә чаң сугалар.

- Объектларда, урман массивларында, кырларда ялкын телләренең хакимлек итүенә юл куймас өчен иң катгый чараларны кулланырга мәҗбүр булабыз. Шуңа бәйле авыл җирлекләре башлыкларына ДПО әгъзаларыннан торган профилактик төркем оештырып, һәр көнне беркетелгән территорияләр буенча карап үтәргә чакырып мөрәҗәгать итәм, - дип шәрехләде ТР Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча ПР һәм МОНД җитәкчесе урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Рөстәм Гафиятов. - Халык арасында янгын иминлеге кагыйдәләренә кагылышлы һәм янгын килеп чыккан очракта нәрсә эшләргә кирәклеге хакында аңлатулар үткәрергә. Тагын шуны үтенеп сорыйбыз: янгын куркынычы чорында урманнарга, урман-парк зоналарына чыгудан тыелып торыгыз.

Белгеч янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларын, табигый һәм шулай ук ясалма сулыкларны, буаларны тиешле тәртиптә тотарга, суэтем башняларының янгын техникасы белән су алу өчен көйләнгән җайланмалар белән тулыланышын тикшерергә киңәш итә. Торак пунктларны, икътисад объектларын ландшафт янгыннарыннан саклау максатларында минеральләштерелгән полосалар булдырырга, территорияне чүп-чардан һәм коры үләннән чистартырга. Район халкына да саклык һәм иминлек чараларын үтәү шарт булып тора: коры үләнгә, чүп-чарга ут төртмәскә, йорт яны территорияләрендә су запасы булдырырга, ут сүндерү җайланмалары белән коралланырга, балаларга ут белән шаярырга ярамаганлыгы хакында аңлатырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев