Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Яңартылган “Хыял“

"Хыял" социаль приюты капиталь ремонттан соң үз эшчәнлеген яңартты. Приютта ремонт эшләре апрель азагында башланган иде. Ике катлы бинада идән капламы тулысынча яңартылган. Беренче катта бетон идән, икенче катта ДСП һәм фанера өстенә янгынга каршы линолеум җәелгән. Приют ачылганнан бирле эшләп килгән, тузып сафтан чыккан канализация системасы тулысынча алмаштырылган. Икенче...

"Хыял" социаль приюты капиталь ремонттан соң үз эшчәнлеген яңартты.
Приютта ремонт эшләре апрель азагында башланган иде. Ике катлы бинада идән капламы тулысынча яңартылган. Беренче катта бетон идән, икенче катта ДСП һәм фанера өстенә янгынга каршы линолеум җәелгән. Приют ачылганнан бирле эшләп килгән, тузып сафтан чыккан канализация системасы тулысынча алмаштырылган. Икенче катка алып менүче баскыч та күз алмаслыкка әйләнгән. Аның өстенә таймый торган плитка җәелгән, ә баскыч рәшәткәләре барлык СанПин кагыйдәләренә туры килә.
Бинаның административ өлеше дә үзгәртелгән. Диварлары гипсокартон белән тигезләнгән, җиңелчә штукатурка белән капланган, обойлар ябыштырылган. Түшәмнәре асылмалыга алмаштырылган. Кабинетларга экологик яктан имин материаллы ишекләр куелган.
Приютта ремонт эшләре Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы бүлеп биргән акча хисабына тормышка ашырылган. Капиталь үзгәртеп коруга - 950 мең сум, агымдагы ремонтка 247 мең сум акча тотылган.
- Бүген приют 31 баланы кабул итәргә әзер, алар тулы карамакта булачак, шуңа өстәп һәр балага хокуки, социаль һәм психологик ярдәм тәкъдим ителәчәк, - дип сөйли приют директоры Гөлнар Шарашева. - Балалар Түбән Камадан (ремонт вакытында алар анда булдылар) яңартылган, яшәү шартлары яхшы булган бинага кайтсалар да, тәрбиячеләрнең игътибары һәм кайгыртуы аларны күбрәк сөендерә. Чөнки күпчелек балалар монда озак вакыт яшәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев