Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Яңа елны – яңа машинада

Районның ике авыл җирлеге Яңа ел алдыннан олы бүләк алды. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасындагы республика сморт-бәйгесендә җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Чара Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясенең XI съезды кысаларында Казанда ТР Дәүләт Советы бинасында үтте. Быел бәйгедә катнашуга 206 гариза тапшырылган. Җирлектәге даими халык...

Районның ике авыл җирлеге Яңа ел алдыннан олы бүләк алды.

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасындагы республика сморт-бәйгесендә җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Чара Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясенең XI съезды кысаларында Казанда ТР Дәүләт Советы бинасында үтте. Быел бәйгедә катнашуга 206 гариза тапшырылган. Җирлектәге даими халык санының уртача исәбе, бер кешегә карата салым һәм салым булмаган керемнәр, мөгезле эре терлекләр саны, бер кешегә карата шәхси торак төзелеше, урыннарда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм программаларын тормышка ашыру темплары - бәяләүдә төп билге булып тора. Смотрда Аксубай районын Иске Ибрай һәм Иске Кыязлы авыл җирлекләре тәкъдим итте.

Фото: prav.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев