Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Өй һәм корылмалар янды

Ел башыннан районда 14 янгын теркәлгән. Янгыннарның төп өлеше торак секторга туры килә. Ике торак йорт һәм 6 ишегалды корылмасы көлгә әйләнгән, 2 торак йорт һәм 4 корылмага зыян килгән. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты категориясенә кергән 2 объект зыян күргән. Торак секторда янгын китергән матди зыян - 600 мең...

Ел башыннан районда 14 янгын теркәлгән.

Янгыннарның төп өлеше торак секторга туры килә. Ике торак йорт һәм 6 ишегалды корылмасы көлгә әйләнгән, 2 торак йорт һәм 4 корылмага зыян килгән. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты категориясенә кергән 2 объект зыян күргән.

Торак секторда янгын китергән матди зыян - 600 мең сумнан артык, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларында 42000 сумнан артык тәшкил иткән.

- Торак секторда янгын чыгуга китергән төп сәбәпләр: ут белән саксыз эш итү, җылыту мичләре һәм төтен юлларының дөрес төзелмәгән булуы һәм төзексезлеге, электр җиһазларын куллануның техник кагыйдәләрен бозу, балаларның ут белән шаяруы, - дип аңлатма бирде Россия МЧС ГУ ПР һәм УНДның ТР Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча МОНД өлкән сорау алучысы, эчке хезмәт майоры Рәсим Ислямов. - Күп очракта гражданнарның мөлкәте һәм корылмалары иминиятләштерелмәгән булу сәбәпле, зыян хәтта өлешләп тә капланмый. Янгыннарга бәйле оператив хәлне тотрыкландыру район объектларының, торак пунктларның һәм торак фондының янгын иминлеге торышын яхшырту максатларында объектларның янгын иминлеген һәм торак пунктларны янгын куркынычы чорына әзерләүне тәэмин итүгә бәйле оештыру һәм практик чаралар комплексы эшләнгән һәм гамәлгә ашырыла. Шул исәптән торак фондларны, социаль яклау, мәгариф учреҗдениеләрен тикшерү дә. Янгын сүндерү техникасы белән су алу өчен сулыкларга керү юлларына, суэтем башняларының төзеклегенә, торак пунктларда янгын гидрантларының булуына аерым игътибар биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев