Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Җәй азагына кадәр – биш миллион ярым

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең башкарма комитеты район үзәге халкыннан бер миллион йөз мең сумнан күбрәк үзара салым акчасы җыйган. Татарстан Республикасы бюджетыннан җирле билгеләнештәге мәсьәләләрне хәл итү өчен муниципаль берәмлек бюджетына тәкъдим ителгән трансфер тупланган акча суммасыннан дүрт тапкырга күбрәк тәшкил итә. Шул рәвешле, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсен төзекләндерүгә 5,5...

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең башкарма комитеты район үзәге халкыннан бер миллион йөз мең сумнан күбрәк үзара салым акчасы җыйган.

Татарстан Республикасы бюджетыннан җирле билгеләнештәге мәсьәләләрне хәл итү өчен муниципаль берәмлек бюджетына тәкъдим ителгән трансфер тупланган акча суммасыннан дүрт тапкырга күбрәк тәшкил итә. Шул рәвешле, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсен төзекләндерүгә 5,5 миллион сумнан күбрәк акча тотылачак.

Аксубай депутатлары чираттагы утырыш үткәрделәр һәм аларны нәрсәләр өчен тотарга кирәклеге турында карар кабул иттеләр.

- Кызганыч, үзара салым акчасын җыюга гражданнарның барысы да җаваплы карамады. Кайберәүләр хәзерге вакытка кадәр түләү кертмәделәр, - дип сөйли шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Леонид Жуков. - Түләүләрне турыдан-туры бистәнең башкарма комитетында башкарырга мөмкин.

Депутатлар корпусы үзара салым акчасы 6 балалар мәйданчыгы төзүгә, район үзәгенең 6 урамында "бишенче үткәргеч" СИП урнаштыруга, карт агачларны кисүгә, мөселман һәм православие зиратлары коймаларын ремонтлау һәм буяу өчен тотылачак, дигән карар кабул итте. Якын араларда башкарма комитет бәйге игълан итәчәк һәм тендер оту юлы белән эшләрне башкаруга подрядчыны ачыклаячак. Леонид Жуков сүзләренә караганда, үзара салым акчасына башкарылачак эшләр күләме җәй азагына кадәр төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев