Видеорежимда сораулар бирделәр
Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко Иске Ибрай авыл җирлегендә гражданнар белән видеокабул итү алып барды. Анда ибрайлылардан кала, тирә-як авыл халкы да катнашты. Авыл кешеләре нигездә, шәхси эшмәкәрләрнең ЕГАИС программасы эшенә һәм кулланучылар хокукын яклауга кагылышлы сораулар бирделәр. Игорь Марченко эшмәкәрләргә җентекле аңлатма бирде. Видеоочрашудан соң Дәүләт алкоголь инспекциясенең...
Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко Иске Ибрай авыл җирлегендә гражданнар белән видеокабул итү алып барды.
Анда ибрайлылардан кала, тирә-як авыл халкы да катнашты. Авыл кешеләре нигездә, шәхси эшмәкәрләрнең ЕГАИС программасы эшенә һәм кулланучылар хокукын яклауга кагылышлы сораулар бирделәр. Игорь Марченко эшмәкәрләргә җентекле аңлатма бирде. Видеоочрашудан соң Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Госман Билалов, бурычлы кешеләр, составында спирт булган эчемлекләрнең канунсыз әйләнешенә бәйле хокук бозучылар белән очрашты. Ул аларга административ штрафларны вакытында түләмәүнең ни белән тәмамланасы хакында аңлатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев