Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Ватанга мәхәббәт – бабаларыбыз мисалында

Район ветераннар оешмасының чираттагы пленумы узды. Анда күп кенә мәсьәләләр каралды. Иң мөһимнәренең берсе - үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү. Сөйләшү ачык һәм конструктив килеп чыкты. Район ветераннар советы рәисе Галина Бобкова хисап доклады белән чыгыш ясады. - Районда 57 ветеран оешмасы эшчәнлек алып бара. Активлар тәҗрибәле, кешеләр белән...

Район ветераннар оешмасының чираттагы пленумы узды.

Анда күп кенә мәсьәләләр каралды. Иң мөһимнәренең берсе - үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү. Сөйләшү ачык һәм конструктив килеп чыкты. Район ветераннар советы рәисе Галина Бобкова хисап доклады белән чыгыш ясады.

- Районда 57 ветеран оешмасы эшчәнлек алып бара. Активлар тәҗрибәле, кешеләр белән эшли белүче һәм аларга ярдәм кулы сузарга әзер булган кешеләрдән тора, - дип билгеләп үтте ул. - Аларның төп эшчәнлек юнәлешләренең берсе - яшь буынга патриотик тәрбия бирү, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

Иң мөһим һәм зур билгеләнешкә ия мәсьәләләрнең берсе - фашистларга каршы көрәштә яу кырында ятып калган һәм Җиңү белән кайткан якташларыбыз истәлеген мәңгеләштерү. Бу эш җиңелләрдән түгел. Чөнки вакыт үтү белән мәгълүматлар туплау өчен аларның туганнарын эзләп табу кыенлаша. Шулай да эш тукталмый. Урмандеево, Кәкре Күл, Емелькино һәм Иске Үзи авыл җирлекләрендә ветераннар активы бу юнәлеш буенча эш алып баралар. Аксубайлы-якташлар истәлеген мәңгеләштерүдә Александр Евграфов, Николай Янилкин зур тырышлык куялар. Галина Бобкова билгеләп үткәнчә, обелискларны яңарту эшләрендә ветераннар активы үзеннән күп өлеш кертте.

Бистәнең ветераннар активы күтәргән күп кенә сорауларга шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Кононов тулы җавапларын бирде. Ул өлкән буынның шимбә өмәләрендә, Аксубай территориясен һәм зиратларны тәртипкә китерү буенча үткәрелгән чараларда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук бистәне төзекләндерү планы белән дә таныштырды.

- 22 апрельдә Ленинның туган көнен билгеләп үттек. Тантаналы митингта балаларның күп булуы сөендерә, ләкин кызганыч, озак еллар ленинчылар сафында булганнар аз иде, - дип белдерде ветераннар оешмасы президиумы әгъзасы Евгений Копонев. - Яшьләр - безнең киләчәгебез. Бүген пионерлар һәм комсомоллар юк, күп йолалар онытылып бара. Өлкәннәр калдырган мирасны яшьләр белергә һәм кадерләргә тиеш. Әлеге эштә без, алар белән очрашып, үткән вакыйгалар, батыр шәхесләр турында бәян итеп, яшьләргә ярдәм итәргә бурычлы.

Һәлак булган аксубайлыларның исемнәрен барлауга бәйле проблемалар хакында үз чыгышында Александр Евграфов бәян итте. Бу эшкә бүгенге көндә мәгълүмати технологияләрдән оста куллана белүче укучыларны җәлеп итәргә кирәк, дигән фикерен җиткерде ул.

Пленумда ТР буенча үзәк хәрби округы инспекторы, отставкадагы генерал майор Анатолий Молоствов та чыгыш ясады.

- Үзебезгә актив булырга кирәк, - диде ул үз чыгышында. - Мәктәпләргә барып каһарман якташларыбызның үлемсез батырлыклары турында сөйләргә.

Мюд авыл җирлегендә ветераннар оешмасы эшчәнлегенең ничек җайга салынуы турында аның вәкилләре Леонид Лимонов һәм Анатолий Копонев сөйләделәр.

Форум вакытында бик күп фикерләр яңгырады. Аларның кайберләре пленум проектына кертелде. Мәсәлән, шуларның берсе - ветераннар оешмасы барлыкка килүнең 30 еллыгы уңаеннан ветераннар советы районның иң яхшы ветераннар оешмасына бәйге игълан итә. Быелгысы ел экологиягә багышланган. Шуңа бәйле ветераннар советы урамнар, ишегаллары бәйрәмнәрен яңартырга дигән инициатива белән чыкты. Үзебез яшәгән территорияне чиста тоту, ямьләндерү өстендә уртак тырышлык куюыбыз тормышыбызга игелек һәм позитив алып киләчәк. Ветераннар советы рәисе Галина Бобкова пленумга йомгак ясап, дәһшәтле сугыш вакытын, кайгы-хәсрәтләрне, ачлык-ялангачлыкны кичергән ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары белән очрашулар оештырырга кирәк, аларның сөйләгәннәрен тыңлау яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә бәя биреп бетергесез хәзинә, дип белдерде.

Урыннарда ветераннар оешмалары, чакырганны көтмичә, патриотик юнәлештәге чаралар оештыруда авыл җирлекләре башлыкларының ярдәмчеләре булырга тиеш. Төрле буын вәкилләре катнашса, тагын да нәтиҗәлерәк булачак.

Уртак программалар - ватанпәрвәрлек тәрбияләүнең иң яхшы алымы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев