Ватан алдындагы бурыч турында – офицерлардан
Кәкре Күл урта мәктәбендә истәлекле вакыйга булды. Укучылар белән очрашуга районнан бихисап кунаклар килде: отставкадагы генерал-майор, ТР буенча үзәкләштерелгән хәрби округ инспекторы Анатолий Молоствов, районның офицерлар союзы, шулай ук "ТРда диңгезчеләр оешмасы" иҗтимагый берләшмәсенең Аксубай филиалы җитәкчесе булып торган Николай Прончатов, "Офицерлар союзы" район иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Виталий Третьяк,...
Кәкре Күл урта мәктәбендә истәлекле вакыйга булды.
Укучылар белән очрашуга районнан бихисап кунаклар килде: отставкадагы генерал-майор, ТР буенча үзәкләштерелгән хәрби округ инспекторы Анатолий Молоствов, районның офицерлар союзы, шулай ук "ТРда диңгезчеләр оешмасы" иҗтимагый берләшмәсенең Аксубай филиалы җитәкчесе булып торган Николай Прончатов, "Офицерлар союзы" район иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Виталий Третьяк, "ТРда диңгезчеләр оешмасы" Аксубай филиалы рәисе урынбасары Флүн Зәйнуллин.
Программа мәктәп музеендагы экспозицияләр белән танышудан башланды. Зур коридорда мәктәпнең барлык укучылары җыелды. Мәктәп директоры Наталья Воронина, Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның батырлыгына тукталып, тарих битләрен ачты, сугышчы-интернационалистларның, Чечен сугышында катнашучыларның тормышы турында сөйләде. Ватанны саклап яу кырларында башларын геройларча салган якташларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Очрашуга килүчеләр туган якны өйрәнү түгәрәге әгъзалары башкаруында бию композициясен сокланып карадылар, патриотик җырлар тыңладылар. Аннан соң сүз кунакларга бирелде. Отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган. Аның, гади авыл малае булып, Армия генералы званиесенә кадәр күтәрелүе турында сөйләвен укучылар кызыксынып тыңладылар. Анатолий Петрович Ватанны саклаучы көне бәйрәме тарихына да кагылды, бүгенге заманда армиянең әһәмияте, гомерен багышлаган эшкә тугры калуы турында сөйләде.
Узган елның июлендә районда мөһим вакыйга булды - яңа "ТРда диңгезчеләр оешмасы" иҗтимагый берләшмәнең Аксубай бүлеге оешты. Әлеге оешманы җитәкләгән Николай Прончатов элеккеге диңгезчеләр берләшмәсе алдында торган максатлар һәм бурычлар белән таныштырды. Шулай ук үзенең су асты көймәсендә хезмәт иткән еллары турында сөйләде һәм бу балаларда аеруча кызыксынучанлык тудырды. Виталий Третьякның да, шулай ук Кызыл Байраклы Төньяк флоты кораблендә хезмәт иткән Флүн Зәйнуллинның да балаларга сөйләрлек истәлекләре бар иде. Яшь аудитория белән әңгәмә кору дустанә мохиттә үтте. Яшь тыңлаучыларга хәрби хезмәт турында сөйләү - романтикага тиң. Алар кунакларга сораулар бирделәр.
-Су асты көймәсендә озак торып буламы? Җиргә кайткач диңгезчеләр нинди хисләр кичерәләр?
Чакырылган кунаклар үзләрен Ватанга хезмәт итүгә багышларга хыялланучы укучыларга киңәшләрен бирделәр.
Әлеге мәктәп өчен күркәм гадәт булып торган очрашуны сафка төзелеп атлау һәм җыр смотры дәвам итте. Спорт залында сүз белән генә әйтеп аңлатып булмаслык дулкынлану хисе хөкем сөрде, чөнки укучыларның хәрби хәзерлегенә элеккеге офицерлар бәя бирде. Башлангыч хәрби хәзерлек серләренә укучыларны физкультура укытучысы Марсель Җамалиев өйрәтә. Сафка төзелеп атлау һәм җыр бәйгесе - бу аның эшен турыдан-туры бәяләү. Ә аңа югары бәя бирелде. Марш белән атлау, сафта җырлау тамашачыларда искиткеч тәэсирләр калдырды.
Очрашу иң яхшы бүлекләрне, командирларны бүләкләү тантанасы һәм генералның сафта атлап баруга кагылышлы киңәшләре белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев