Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Вакцинация турында

Иммунизацияләү буенча Европа атналыгы кысаларында Роспотребнадзор идарәсенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов профилактикалау прививкалары турында ата-аналарга аңлатмалар бирә. - Хөрмәтле ата-аналар, - дип мөрәҗәгать итте районның баш санитария табибе, - шуны исегездән чыгармагыз, сезнең балаларыгызны бары тик профилактикалау прививкалары гына полиомиелит, дифтерия, коклюш (бума ютәл), туберкулез һәм башка йогышлы авырулардан коткарып...

Иммунизацияләү буенча Европа атналыгы кысаларында Роспотребнадзор идарәсенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов профилактикалау прививкалары турында ата-аналарга аңлатмалар бирә.

- Хөрмәтле ата-аналар, - дип мөрәҗәгать итте районның баш санитария табибе, - шуны исегездән чыгармагыз, сезнең балаларыгызны бары тик профилактикалау прививкалары гына полиомиелит, дифтерия, коклюш (бума ютәл), туберкулез һәм башка йогышлы авырулардан коткарып калачак.

Россия Милли профилактикалау прививкалары календаренә кертелгән авырулар нәрсәсе белән куркыныч соң?

Полиомиелит (яки балалар параличы) - үзәк нерв системасын, беренче чиратта арка миен зарарлаучы кискен йогышлы авыру. Параличның баланы инвалид калдыру куркынычы зур.

Кискен В гепатиты - бавырга зыян салучы авыр йогышлы чир. Бала чакта В гепатиты белән авыру 50-95% очракта алга таба бавыр таралуга китерә һәм бавырда беренчел онкологик авыру барлыкка китереп хроник формага күчә.

Туберкулез - бронхалар һәм үпкәләргә зыян сала, шул исәптән башка органнарны да зарарларга мөмкин. Туберкулез йокканда аның генеральләшкән төрләре барлыкка килергә мөмкин, шул исәптән туберкулезга каршы препаратларга каршы торырга сәләтле туберкулезлы менингит авыруы да.

Бума ютәл - сулыш алу юлларының йогышлы авыруы. Авыруның үпкәләрне зарарлавы (бронхопневмония), аеруча да яңа туган балаларда бик куркыныч. Энцефалопатия җитди өзлегүгә китерә, көзән җыеру нәтиҗәсендә үлемгә китерергә яисә үзеннән соң дәвалап булмый торган, эпилептик өянәк барлыкка китерергә яки саңгырау калдырырга мөмкин.

Дифтерия - организмга токсик зыян салган кискен йогышлы авыру. Әлеге авыру инфекцияле-токсик шок, миокардитлар, периферик һәм баш сөяге нервларының өзлегүен барлыкка китерүче моно- һәм полиневритлар, бавыр өсте бизләре һәм токсик нефроз өзлегүләрен үз эченә алган дифтерия авыруының куркынычлы дәвамчысы булып тора.

Йогышлы тартышу авыруы (столбняк) - нерв системасына зыян сала һәм йөрәк мускуллары һәм сулыш алу органнарының параличлануы нәтиҗәсендә күп очракта үлемгә китерә.

Кызамык - авыру антибиотик терапиягә бирешми торган үпкә ялкынсынуы (пневмония), отит һәм энцефалит чирләре чыганагы. Аеруча да кечкенә балаларда каты өзлегүләр һәм үлем куркынычы зур.

Колак арты бизе шешү (эпидемик паротит яки свинка) - авыру менингит, аерым очракларда ашказаны асты бизе ялкынсынуын барлыкка китереп катлауланырга мөмкин. Бу авыру хатын-кызларның һәм ир-атларның нәселдәнлек үсешенә тискәре йогынты ясый ала.

Кызылча (краснуха) - йөкле хатын-кызлар өчен бу авыру зур куркыныч тудыра, авыру аларга чирле балалардан йогарга мөмкин. Йөкле хатын-кызларның кызылча белән авыруы карындагы баланың гариплегенә китерергә мөмкин, шулай ук бала төшү яисә үле бала туу куркынычы да зур.

- Прививкалардан баш таркан ата-аналар баланың сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куялар, - дип белдерде, нәтиҗә ясап, Андрей Тимирясов. - Балаларны йогышлы авырулардан һәм алар нәтиҗәсендә килеп чыккан өзлегүләрдән саклагыз. Прививкаларны тиешле яшьтә һәм түләүсез ясату мөмкинлегеннән файдаланыгыз.

Вакцинация үткәрү вакытлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев