Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Урман утырту көне

Аксубай районы паркларында һәм скверларында 250 төп куак тамыр җибәрәчәк. Районда агач утырту буенча киң күләмле акция үтте. Аксубай участок урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы коллективы гына да Азат поселогы янындагы сквер территориясендә 30 төп чыршы һәм 50 төп спирей куагы утыртты. Акцияне авыл җирлекләрендә дә күтәреп алдылар. Бөтенроссия Урман утырту...

Аксубай районы паркларында һәм скверларында 250 төп куак тамыр җибәрәчәк.

Районда агач утырту буенча киң күләмле акция үтте. Аксубай участок урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы коллективы гына да Азат поселогы янындагы сквер территориясендә 30 төп чыршы һәм 50 төп спирей куагы утыртты. Акцияне авыл җирлекләрендә дә күтәреп алдылар.


Бөтенроссия Урман утырту көне Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы инициативасы буенча үтә. Беренче тапкыр ул 2011 елда - БМО тарафыннан белдерелгән Халыкара урман елында билгеләп үтелде. Акцияне РФ Хөкүмәте хуплады һәм урман утырту көнен ел саен үткәрү турында карар кылынды.


Аксубай урманчылыгы питомнигы барлыгы 250 төп ылыслы һәм йомшак яфраклы агач-куак үсентеләре тәкъдим итте. Яңа Ибрай авыл җирлегендә чишмә янында һәм балалар мәйданчыгы территориясендә агачлар утырттылар. Иске Ибрай авыл җирлегендә күп функцияле үзәк янындагы парк яңартылды, "Изге имәнлек" исемен алган яңа скверга нигез салынды.

Искетимошкинолыларга үсентеләр чишмә тирәсен яшелләндерү өчен тәкъдим ителде. Яңа Аксубай авыл җирлегендә клуб артындагы парк яңа агачлар белән тулыланды. Урмандеево авыл җирлеге агач үсентеләрен Савгач мәктәбе территориясен төзекләндерү өчен алды. Шулай ук Яңа Чишмә районыннан да үсентеләр сорап мөрәҗәгать иттеләр. Акциядә яшьләр дә, мәктәп укучылары да актив катнаштылар.

2017 елда районның дәүләт урман фонды территориясендә 45 гектар мәйданда яңа агач-куаклар пәйда булачак, моннан тыш корыган үсентеләр яңаларына алмаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев