Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Умарталык белән күршелек куркынычсыз булырга тиеш

Йорт яны участогында бал кортлары асрау - яхшы һәм файдалы шөгыль. Ләкин бу эшчәнлек умартачыларга да бурычлар йөкли. Бу турыда Дәүләт ветеринария инспекциясе территориаль бүлегенең Дәүләт ветеринария инспекторы Ольга Алексеева белән әңгәмә корабыз. - Һәр елны язгы-җәйге чорда гражданнардан йорт яны участокларында бал кортлары асраган күршеләреннән зарланып язылган күпсанлы мөрәҗәгатьләр...

Йорт яны участогында бал кортлары асрау - яхшы һәм файдалы шөгыль.

Ләкин бу эшчәнлек умартачыларга да бурычлар йөкли. Бу турыда Дәүләт ветеринария инспекциясе территориаль бүлегенең Дәүләт ветеринария инспекторы Ольга Алексеева белән әңгәмә корабыз.

- Һәр елны язгы-җәйге чорда гражданнардан йорт яны участокларында бал кортлары асраган күршеләреннән зарланып язылган күпсанлы мөрәҗәгатьләр керә. Без гражданнарның шәхси хуҗалыкларын тикшереп чыктык. Бал кортларын асрау кагыйдәләрен бозган умартачыларга штраф сыйфатында административ җәза бирелде.

- Күршеләр, авылдашлар умарта чагудан зыян күрмәсеннәр өчен аларны асрауга бәйле нинди кагыйдәләр каралган?

- Умарта чагуына аллергия реакциясе булган кешеләргә дәүләт йөз белән карый. Бүгенгесе көндә торак пунктлар шартларында әлеге бөҗәкләрне дөрес һәм куркынычсыз асрауны үз эченә алган яңа кагыйдәләр һәм канун нормалары эшләнгән. Шуларның иң мөһимнәре: умарта оялары исәпкә алынган һәм тамгаланган; алар күрше җир участоклары чигеннән 3 метрдан да ким булмаган аралыкта һәм участок уртасында урнаштырылган булырга; 100 квадрат метрга 2 умарта оясы куелырга тиеш. Барлык кагыйдәләрне дә үтәп эш иткәндә, умартачылар бал кортлары асрауга бәйле күршеләр белән килеп туган күп кенә проблемалардан һәм күңелсезлекләрдән арыначак.

Фото: interesting-information.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев