Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Учак яккан өчен – штраф

25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелде. Бу турыда Аксубай урманчылыгы җитәкчесе Рөстәм Гатин хәбәр итә. Янгынга каршы аерым режим гамәлдә булган чорда коры үләннәрне һәм чүп-чарны яндыру, ачык һавада (мангалда) ризык пешерү, 1-3 класслы пиротехника куллану тыела. Янгынга каршы режимны бозган физик затларга...

25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелде.

Бу турыда Аксубай урманчылыгы җитәкчесе Рөстәм Гатин хәбәр итә. Янгынга каршы аерым режим гамәлдә булган чорда коры үләннәрне һәм чүп-чарны яндыру, ачык һавада (мангалда) ризык пешерү, 1-3 класслы пиротехника куллану тыела. Янгынга каршы режимны бозган физик затларга - 4-5 мең сумга кадәр, урындагы затларга - 30-40 мең сумга, юридик затларга 300-500 мең сумга кадәр штраф яный. Аннан тыш, дәүләт урман фонды яны территорияләре коры-сарыдан һәм чүп-чардан чистартылган һәм периметр буенча сөрелгән булырга тиеш.

Фото: www.bankoboev.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев