Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Рәсми

Уңай эшләр күп булды

Сөнчәле авыл җирлеге тормышында узган елда уңай моментлар аз булмады. Авыл халкын шатландырып, модульле яңа ФАП бинасы ачылды. "Авыл җирлегендә иң матур яңа ел чыршысы" республика бәйгесендә 200 мең сум отканнар. Бу акчага элмә такталары ясалган, янгын сүндерү өчен мотопомпа сатып алынган. "Халык коллективларына ярдәм итү" проекты (җитәкчесе А.В. Калуков)...

Сөнчәле авыл җирлеге тормышында узган елда уңай моментлар аз булмады.


Авыл халкын шатландырып, модульле яңа ФАП бинасы ачылды. "Авыл җирлегендә иң матур яңа ел чыршысы" республика бәйгесендә 200 мең сум отканнар. Бу акчага элмә такталары ясалган, янгын сүндерү өчен мотопомпа сатып алынган. "Халык коллективларына ярдәм итү" проекты (җитәкчесе А.В. Калуков) үзешчән сәнгать коллективы өчен чуаш милли костюмнары сатып алу мөмкинлеге биргән.

"РИТЭК" ААҖ "Лукойл" хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектлары бәйгесендә "Истә булганда яшибез" проекты буенча "Мәдәният һәм рухилык" номинациясендә җиңү яулаганнар. Откан 20 мең сум акчага Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә куелган обелиск тулысынча яңартылган, агачлар утыртылган, чәчәк түтәлләре ясалган, ике бензочапкыч сатып алынган.

Халыктан җыелган һәм республика биргән үзара салым суммасы 230 мең сум тәшкил иткән. Нигездә әнә шул финанслар ярдәмендә узган елда күтәрелгән күп кенә мәсьәләләр уңышлы хәл ителгән. Шул исәптән: Толстой, Карл Маркс урамнарын яктырту буенча проблема чишелгән, Сөнчәледә Ленин урамына вак таш җәелгән, җирле зыярәттә тәртип булдырылган, карт агачлар киселгән, җирлек территориясеннән чүп-чар чыгару оештырылган, төзекләндерү буенча кайбер мәсьәләләр хәл ителгән, хуҗасыз этләр ауланган.

Агымдагы елда Сөнчәле авыл җирлеге түбәндәге эшләрне башкаруны планлаштыра: җирлекара юллар торышын яхшырту, Кече Сөнчәледә суэтем башнясын алмаштыру, Сөнчәледә Маяковский, Яшьләр урамнарына яктырткычлар кую, Сөнчәле авылы янындагы чүплек территориясен койма белән тотып алу, үзәк биләмәдә Малая урамында кичүне төзекләндерү, балалар бакчасының иске бинасын сүтү, зыярәтләрне, чүплекләрне, торак пунктлар урамнарын тиешле тәртиптә тоту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев