Төзелеш һәм капремонтка – 200 миллион
2017 елның беренче көннәреннән үк район объектларында төзелеш һәм капиталь ремонт буенча эшләр башланды. Районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов хәбәр иткәнчә, агымдагы елда подряд оешмаларына төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан бүлеп бирелгән 200 миллион сумлык төзелеш эшләрен башкару бурычы куелган. "Җирлекләрнең башкару комитетлары (советлар) биналарын төзү һәм капиталь ремонтлау" республика...
2017 елның беренче көннәреннән үк район объектларында төзелеш һәм капиталь ремонт буенча эшләр башланды.
Районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов хәбәр иткәнчә, агымдагы елда подряд оешмаларына төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан бүлеп бирелгән 200 миллион сумлык төзелеш эшләрен башкару бурычы куелган.
"Җирлекләрнең башкару комитетлары (советлар) биналарын төзү һәм капиталь ремонтлау" республика программасы кысаларында, Аксубай муниципаль районы шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе советы бинасын капиталь ремонтлау буенча эшләр башланган. Ремонт эшләрен "Максад СК" ҖЧҖ подряд оешмасы башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев