Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Туган көнне билгеләп үттек

Дүшәмбе көнне безнең яраткан гәзитебез үзенең 87 нче туган көнен билгеләп үтте. Һәм үзенең укучыларыннан, коллегалардан котлаулар кабул итте. Ә бәйрәм алдыннан гына Виталий Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай урта мәктәбе укучылары - Роберт Сәлахов җитәкчелегендәге туган якны өйрәнү түгәрәге әгъзалары редакциядә кунакта булып киттеләр. - Балаларны социаль-иҗтимаги эшчәнлек, шул исәптән...

Дүшәмбе көнне безнең яраткан гәзитебез үзенең 87 нче туган көнен билгеләп үтте.

Һәм үзенең укучыларыннан, коллегалардан котлаулар кабул итте. Ә бәйрәм алдыннан гына Виталий Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай урта мәктәбе укучылары - Роберт Сәлахов җитәкчелегендәге туган якны өйрәнү түгәрәге әгъзалары редакциядә кунакта булып киттеләр.
- Балаларны социаль-иҗтимаги эшчәнлек, шул исәптән шәхесләр аша һөнәрләр белән таныштыруга юнәлдерелгән белем бирү проектын тормышка ашырам, - дип белдерде үзенең редакциягә килү сәфәрен яшь мөгаллим Роберт Сәлахов (студент елларында ул безнең редакциядә хәбәрче булып эшләде).
Беренче чиратта балалар иҗат коллективы - филиал җитәкчесе - баш мөхәррир Айдар Моратшин, баш мөхәррир урынбасары - җаваплы секретарь Людмила Жаренова һәм хәбәрчеләр Зинаида Леонтьева, Ольга Макарова белән очраштылар, таныштылар. Ә инде алар аша - журналист һөнәре белән.
Людмила Жаренова экскурсия үткәреп, район гәзитенең хәтта сугыш елларында да басылып чыгуы, бүгенге көндә дә гәзит укучылар хәтерендә сакланган мөхәррирләр һәм каләм осталары, бүгенге көндә безнең арабызда булмаган Александр Заварихин, Роза Хәбибуллина, Евгений Крайнов, Александр Трофимов, Сергей Кузьмин, Василий Челышев, Арсентий Портнов, Фәхретдин Шәязданов һәм безнең хөрмәтле ветеран-журналистларыбыз - Ирина Крюкова, Николай Муравьев һәм башкалар турында бәян итте. Әлбәттә инде, гәзитне журналистлар гына чыгармавы, ә аның бер төркем иҗади һәм техник коллектив тырышлыгы белән дөнья күрүе билгеләп үтелде. Хәер, укучылар күп очракта һәрвакыт алгы сызыкта булган - мәдәни чараларда, басуда һәм спорт ярышларында барысын да теркәп барган журналистларны гына белә.
Журналистлар яңалыкларны кайдан алулары, мәкалә язар өчен күпме вакыт сарыф ителүе, хәбәрченең ялга вакыты бөтенләй калмавы хакында сөйләделәр. Аның каравы ул һәрчак вакыйгалар эчендә кайный һәм район яңалыкларын беренчеләрдән булып белә. Әле тагын укучыларга мәктәптә инша язганда кирәк булачак кайбер һөнәри серләрне дә ачтылар.
Балалар чираттагы санның басмага әзерләнүенә бәйле - блокнотка язудан алып биткә салу һәм сигнал полосаларны укуга кадәр - эш процессын игътибар белән тыңладылар.
Баш мөхәррир кабинетында булу сәфәрнең соңгы этабы булды.
- Безнең төп корал - ул блокнот, ручка һәм фотоаппарат - һәм эшчәнлек өчен киңлек. Туган районыбызның басу-кырлары, авыл хезмәтчәннәре, бистәне төзекләндерү, бәйрәмнәр, бәйгеләр, мәктәп чаралары, кемдер яки нәрсәдер турында язар алдыннан, беренче чиратта, барысын да үзең аша үткәрергә, үзеңнең героең тормышын, вакыйганы, датаны тагын бер кат өйрәнергә кирәк, - дип фикерләре белән бүлеште мөхәррир Айдар Моратшин. - Безнең һөнәр иң кызыклысыдыр, мөгаен. Ә журналист булыр өчен - күп һәм яхшы укырга Һәм, әлбәттә инде, үзеңне иҗатта сынап карарга кирәк.
Сөйләгәннәрдән кайбер балаларның күзләре ялкынланды, икенчеләре: "һәркөнне инша язаргамы..." дигән сорауларны бирделәр. Балалар һөнәрләр белән танышу планындагы визит белән беренче булып редакцияне сайлаганнар. Журналистлар укучыларның үзләренә ошаган һөнәрне сайлауларын теләделәр, ә бит безнең коллективта шундый хезмәткәрләр дә бар, аларның хезмәт кенәгәсендә бер генә - эшкә кабул итү турындагы язу гына тора. Очраклы кешеләр бер генә һөнәрдә дә озак тоткарланмыйлар - кем буласыңны, нинди һөнәрне сайлаячагыңны мәктәптә үк хәл итәргә кирәк.
Күркәм йола буларак, гәзитнең туган көнендә без гәзит призына турнир оештырабыз һәм мәктәп укучыларын призлар отуда - район гәзитенә подписка уйнатуда актив катнашырга чакырабыз. Аншлагны күзәтеп барыгыз, аны үткәрү көнен өстәмә хәбәр итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев