Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Рәсми

Туберкулезга каршы бергәләп

Районда туберкулез буенча ункөнлек үткәрелә. Быел ул туберкулезны бергәләп җиңәбез шигаре астында үтә. Туберкулез белән авыруга бәйле хәл Россия Федерациясе белән чагыштырганда 33,6 процент, ә Идел буе Федераль округы буенча 32,4 процентка кимрәк, дип хәбәр ителә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында. - 2015 елда районда туберкулез белән авыруның 15...

Районда туберкулез буенча ункөнлек үткәрелә. Быел ул туберкулезны бергәләп җиңәбез шигаре астында үтә.


Туберкулез белән авыруга бәйле хәл Россия Федерациясе белән чагыштырганда 33,6 процент, ә Идел буе Федераль округы буенча 32,4 процентка кимрәк, дип хәбәр ителә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында.

- 2015 елда районда туберкулез белән авыруның 15 очрагы теркәлде, - дип сөйли Роспотребнадзор Идарәсенең Төбәк бүлеге белгече Андрей Тимирясов. - Быелның башыннан ук әлеге авыру белән 4 кешенең чирләве ачыкланды. Аларның икесе - мәктәп укучысы.

Туберкулезны профилактикалау максатларында балалар тудыру йортында бәләкәчләргә беренче көннәрдә үк БЦЖ вакцинасы ясала, аның ярдәмендә балалар һәм яшүсмерләр арасында авыруның таралу дәрәҗәсе кискен кими.

- Шунысы борчый, ата-аналар балаларына вакцина ясатудан баш тарталар, - дип сөйли Андрей Сергеевич. - Шул рәвешле 140 ата-ана мәҗбүри прививкадан баш тартты. Алар балалары һәм якыннарының тормышын куркыныч астына куялар.

Бу хакта һәм туберкулезны профилактикалау чаралары турында Аксубайдагы "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче сабыйларның әти-әниләре белән баш санитария табибы әңгәмә алып барды.

Туберкулез, кешеләрнең социаль сатусына карамастан, сәламәтлегенә зыян сала. Авыру һава-тамчы юлы белән күчә, шуңа да зарарлану дәрәҗәсе аеруча зур. Ютәлләгән яки томау төшкән кеше 2-3 квадрат метр мәйданны микробактерияләр белән зарарлый ала. Туберкулез организмның барлык органнары һәм системасына зыян сала.

Туберкулезны профилактикалауның үзенчәлекле чарасы бар. Барлык балаларга да тудыру йортында ук өч тәүлектән соң мәҗбүри рәвештә БЦЖ яки БЦЖ-М вакцинасы ясала. Туберкулезны иртә стадиядә ачыклау максатында ел саен 15 яшькә кадәрле балаларга Манту ясала. Ә 15 яшьтән өлкәнрәкләр флюорография тикшерүе үтәләр.

Туберкулез белән авырмас өчен сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, сыйфатлы ризык белән тукланырга кирәк. Шул вакытта гына нерв системасы нык булачак. Үзегез эшләгән һәм ял иткән бүлмәләрне даими җилләтегез, саф һавада ешрак булырга тырышыгыз. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез һәм балаларыгызга да сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләрен өйрәтегез.

Фото gov.cap.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев