Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Рәсми

Тәрәзә югыч чаралар белән сак булыгыз

Тискәре һава торышы чоры башлануга бәйле автомобильчеләрдән тәрәзә югыч сыекчаларны сайлауга игътибарлы булу сорала. Бу турыда Дәүләт алкоголъ инспекциясе белгеч-эксперты Госман Билалов искәртә. "Ялган товар җитештерүчеләр мондый чаралар составына метил спирты кушалар. Метил спиртының исе этил (азык) спиртыныкыннан аермалы түгел, арзан һәм тәрәзә пыялаларын да яхшы чистарта. Әмма метил спирты...

Тискәре һава торышы чоры башлануга бәйле автомобильчеләрдән тәрәзә югыч сыекчаларны сайлауга игътибарлы булу сорала.

Бу турыда Дәүләт алкоголъ инспекциясе белгеч-эксперты Госман Билалов искәртә.

"Ялган товар җитештерүчеләр мондый чаралар составына метил спирты кушалар. Метил спиртының исе этил (азык) спиртыныкыннан аермалы түгел, арзан һәм тәрәзә пыялаларын да яхшы чистарта. Әмма метил спирты (метанол) - нерв һәм кан әйләнеше системаларына, күз нервларына, күзнең челтәр катлавына начар йогынты ясаучы көчле агу", дип искәртә белгеч.

Россия Федерациясе баш дәүләт санитария табибенең 2007 елның 11 июленнән чыгарылган Карарына нигезләнеп, метил спиртын автотранспортта куллану һәм шулай ук составында метанол булган средстволарны халыкка сату тыела.

Пыяла чистарту чараларын бары тик рәсми сәүдә итү урыннарында гына сатып алырга кирәк. Сатып алганда кулланучылар тарасындагы мәгълүматларга игътибар итү дә комачауламый. Язуда җитештерүченең адресы, продукциянең исеме, аның билгеләнеше, составы, техник шартларга туры килүе, яраклылык срогы, саклану чаралары хакында бәян ителгән булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев