“Трактор“ операциясе
6 июньнән район территориясендә "Трактор" операциясе башлана. Составында ТР буенча Гостехнадзор Идарәсе хезмәткәрләре, ЮХИДИ бүлеге вәкилләре булган махсус оештырылган оператив төркем әлеге профилактик операция кысаларында районның авыл җирлекләрен йөреп чыгачак. Ул теркәү һәм техник карауны үткәрү кагыйдәләрен, машиналарның (агрегатларның) теркәү номерларына туры килүен, машина йөртүче затларга рөхсәт бирү, машиналарның техник...
6 июньнән район территориясендә "Трактор" операциясе башлана.
Составында ТР буенча Гостехнадзор Идарәсе хезмәткәрләре, ЮХИДИ бүлеге вәкилләре булган махсус оештырылган оператив төркем әлеге профилактик операция кысаларында районның авыл җирлекләрен йөреп чыгачак. Ул теркәү һәм техник карауны үткәрү кагыйдәләрен, машиналарның (агрегатларның) теркәү номерларына туры килүен, машина йөртүче затларга рөхсәт бирү, машиналарның техник торышы, имин хәрәкәт, әйләнә-тирә мохитнең техник иминлеге таләпләре үтәлешен тикшерүне үз эченә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев