Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Төп документка кагылышлы сораулар

Паспорт - һәр кешенең иң мөһим һәм төп документы. Ләкин кешеләр бу документка һәрвакытта да тиешле дәрәҗәдә җаваплы карамыйлар. Аны югалткан, алмаштыру, теркәлү срокларына битараф булган очракларда кешене күпме җитди күңелсезлекләр, чуалчыклык көтә. Паспортта барысы да тәртиптә булсын - тиешле тамгаларның да, язмаларның да дөрес һәм вакытында куелуының ни дәрәҗәдә...

Паспорт - һәр кешенең иң мөһим һәм төп документы.

Ләкин кешеләр бу документка һәрвакытта да тиешле дәрәҗәдә җаваплы карамыйлар. Аны югалткан, алмаштыру, теркәлү срокларына битараф булган очракларда кешене күпме җитди күңелсезлекләр, чуалчыклык көтә. Паспортта барысы да тәртиптә булсын - тиешле тамгаларның да, язмаларның да дөрес һәм вакытында куелуының ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлау өчен бер сәгать кенә булса да миграция пункты коридорында утыру да җитә.

Бу хакта эчке эшләр бүлегенең Миграция пункты өлкән инспекторы Гөлнара Сөләйманова белән әңгәмә корабыз.

- Дөрестән дә, гражданнар паспорт режимы бозылган очракта нинди җаваплылык көтәсен аңлыйлар, шулай булуга да карамастан безгә кагыйдә бозу фактлары белән еш очрашырга туры килә. Мисалга, паспорт алмаштыру планында. Район халкы игътибарына шуны җиткерәсем килә, Миграция пунктына паспорт алмаштыру срогын бозып мөрәҗәгать иткәндә РФ КоАПның 19.15 маддәсе 1 өлеше буенча 2000 сумнан 3000 сумга кадәр штрафка тарту белән административ җаваплылык каралган. Гражданнар тарафыннан алмаштыру срогы чыккан паспорт тәкъдим ителгәндә, аларга дәүләт хезмәтләре күрсәтү канунлы саналмый.

РФ гражданнарының теркәлү исәбе буенча дәүләт хезмәтләренә килгәндә - гражданнарның теркәлүсез яшәүләре, теркәлү Кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык канунлы нигездә катгыйланды. Гражданнар өчен - 2000 сумнан 5000 сумга кадәр, йорт хуҗалары һәм торак биналарда вакытлыча яшәгән гражданнар өчен 2000 сумнан 5000 сумга кадәр штрафлар каралган. Штраф суммалары белән кешеләрне куркытасы килми, әмма алар үз гамәлләре, дөресрәге миграция органына мөрәҗәгать итәр вакыт җиткәч тә, моңа битараф караганнары өчен нинди җаваплылык каралуы хакында белергә тиешләр.

- Гөлнара Даутовна, яңа үрнәктәге чит ил паспортлары да монда рәсмиләштереләме? Бу хакта сөйләп китсәгез иде.

- Бөтен халык өчен дә беренче рәсмиләштерелгән чит ил паспортларыннан тыш, күптән түгел аның биометрик төре киң таралу алды. Беренче карашка яңа үрнәктәге паспорт искесеннән аерылмый диярлек. Хәзер исә паспорт хуҗасы турындагы барлык мәгълүмат махсус чипта урын ала, яки документ иясенең мәгълүматлары: фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган вакыты, паспорт номеры, аны бирү датасы һәм гамәлдән чыгу срогы ике үлчәмле фотография белән микросхема логотибына кертелә.

Мәгълүматларны электрон төрдә үз эченә алган чит ил паспортларының яңа буыны Россия гражданнары тәкъдим иткән документларга карата чит дәүләтләрнең миграция һәм чик хезмәтләрендә ышанычны арттыра, документ ияләренә аны югалткан очракта, алар белән башка кешеләрнең файдалана алмавын гарантияли. Шулай ук дәүләт чикләрен үткәндә гражданнар өчен уңайлырак шартлар тудыра. Чит илләргә ял итәргә яки эшлекле сәфәр белән баручы район кешеләре, аэропортларда күбрәк биометрик паспорт хуҗалары өчен махсус тизләтелгән теркәү процедурасы кулланылуын яхшы беләләр. Моның өчен аның микрочиплы битен махсус исәпләү җайланмасына кую да җитә.

- Клиентлар белән эшләүдә тагын бер ысул - дәүләт хезмәтләре аша.

- Әйе, бүген РФ гражданины паспортын, чит ил паспортын рәсмиләштерүгә дистанцион алымда - дәүләт хезмәтләре аша гариза бирү мөмкинлеге пәйда булды. Моның да үз өстенлекләре бар: Миграция пунктына документларны кабул итүгә язылырга һәм үз чиратыңны көтеп вакыт үткәрәсе түгел. Гаризаны теләсә кайсы уңайлы вакытта тапшырырга мөмкин, аны миграция хезмәте хезмәткәре бер эш көне агымында карый һәм шуннан соң чит ил паспортын тапшырганчыга кадәр гариза бирүчегә шәхси кабинет аша тикшерү барышы турында хәбәр итеп тора. Моның өчен иң элек дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә, аннан соң адымлап барлык тиешле процедураларны үтәү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев