Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

әҗәтлеләрне кулга алдылар

Мәҗбүри эшләр суд тарафыннан билгеләнгән һәм суд приставлары хезмәтенә башкаруга җибәрелгән җәза төрләренең берсе булып тора. 2017 елда Аксубай суд приставлары бүлегендә башкаруда мондый 200 дән артык эш производствосы исәпләнелгән. - Бүгенге көндә шуның яртысы башкарылган. Ләкин октябрь аена яңа производстволар керде, моңа охшаш категориядәге 100дән артык башкару производствосы бар...

Мәҗбүри эшләр суд тарафыннан билгеләнгән һәм суд приставлары хезмәтенә башкаруга җибәрелгән җәза төрләренең берсе булып тора.
2017 елда Аксубай суд приставлары бүлегендә башкаруда мондый 200 дән артык эш производствосы исәпләнелгән.
- Бүгенге көндә шуның яртысы башкарылган. Ләкин октябрь аена яңа производстволар керде, моңа охшаш категориядәге 100дән артык башкару производствосы бар инде, - дип шәрехләде Аксубай районы бүлеге җитәкчесе - өлкән суд приставы Михаил Вьюгин. - Бурычлыларның яртысы җәзаны көчләп башкарту кысаларында мәҗбүри эшләргә тарту сыйфатында аны үтәүгә кереште, әмма шундый тенденция килеп туа, район гражданнары җәзаны үтәүгә ваемсыз карыйлар. Шуңа бәйле Аксубайда җәзаны үтәргә теләмәүчеләр күбрәк теркәлгән. Беркетмәләр төзү һәм аларны судка җибәрү куркынычын киметү максатларында, район гражданнарының мәҗбүри эшләрне башкару мөһимлегенә игътибар итүләрен үтенәм. Вакыт үтү белән бирелгән җәза гамәлдән чыкмый, аны бер елдан соң да, берничә ел үткәч тә барыбер үтәргә кирәк булачак. Димәк вакытны сузудан файда юк, җәзадан берничек тә котылып булмаячак.
2017 елның сентябрь азагы - октябрь башында Аксубай суд приставлары бүлеге әлеге категориягә кергән башкару производстволары буенча рейдлар үткәрде. Аның барышында административ хокук бозулар буенча беркетмәләр төзелде һәм тикшерү өчен судка җибәрелде. Ике суд утырышында безнең хәбәрче дә катнашты.
Суд каршына баскан әҗәтлеләр - муниципаль берәмлек территориясендә эш юк, хатыннарын һәм балаларын ашату-киендерү өчен район чикләрендә эшләргә туры килә, дип аклану таптылар. Әмма административ хокук бозулар Кодексы җәзаның котылгысыз булуын искәртә, мәҗбүри эшләрдән баш тарту 150 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф салуны яки 15 тәүлеккә кулга алу җәзасын үз эченә ала.
Татарстан Республикасы Аксубай районы буенча 1 нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы бурычы булган А.ны ике административ хокук бозу турындагы эш буенча гаепле дип тапты һәм дүрт һәм ике тәүлеккә административ кулга алу сыйфатында җәза билгеләде. Икенче әҗәтле гражданга карата дүрт беркетмә төзелеп судка җибәрелде. 2 нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан бурычы булган Л. гаепле дип табылды һәм аңа 16 тәүлеккә кулга алу сыйфатында җәза билгеләнде.
Үзегезгә карата башкару производствосының булу булмавын Россия УФССПның Татарстан Республикасы буенча r16.fssprus.ru сайтында һәм шулай ук ТР, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 5 нче йорт (2 кат) адресы буенча Россия ФССПның Татарстан Республикасы буенча Аксубай бүлегендә яки 8 (84344) 2-74-31 телефоны буенча шалтыратып белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев