Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Тилчә – куркыныч авыру

Башкортостан Республикасында тилчә (ящур) вирусының ачыклануы узган атнаның төп яңалыгы булды. Белгечләр раславынча, тилчә - аерым куркыныч йогышлы авыру. Аның күрше республикада ачыклануы безне дә борчуга сала. Бу авыруның билгеләре белән якыннан таныштыру, чирдән ничек саклану турында сөйләүне үтенеп без ветеринария хезмәте белгечләренә мөрәҗәгать иттек. Районның баш ветеринария табибе Рәис...

Башкортостан Республикасында тилчә (ящур) вирусының ачыклануы узган атнаның төп яңалыгы булды.

Белгечләр раславынча, тилчә - аерым куркыныч йогышлы авыру. Аның күрше республикада ачыклануы безне дә борчуга сала. Бу авыруның билгеләре белән якыннан таныштыру, чирдән ничек саклану турында сөйләүне үтенеп без ветеринария хезмәте белгечләренә мөрәҗәгать иттек.
Районның баш ветеринария табибе Рәис Хөснуллин:
- Тилчә - йорт һәм кыргый пар тояклы хайваннар арасында күзәтелгән вируслы кискен йогышлы чир. Аны аеруча мөгезле эре терлекләр, кәҗә белән сарыклар, дуңгызлар йоктыра. Бу чир терлекчелек продуктлары, тирә-юньдәге төрле әйберләр, авыру терлекләр белән аралашканда лайлалы тышчалар аша үтеп керә. Хайваннар сөт, селәгәй, сидек, тизәк белән вирус бүлеп чыгаралар һәм шул рәвешле көтүлекләрне, биналарны, инвентарьләрне, су чыганакларын, азыкларны, транспорт чараларын зарарлыйлар.
Тилчә - мөгезле эре терлекләрнең ашкайнату трактын һәм тиресен зарарлый торган вируслы кискен чир. Авыру вакытында югары температура (41 градуска кадәр) күзәтелә. Ул янгын кебек, бер фермадан икенчесенә коточкыч зур тизлек белән тарала ала. Еш кына саклану чаралары да ярдәм итми, чөнки эт, песи һәм кошлар да аны таратучы ролен үтәргә мөмкин. Әлеге авыру белән кеше дә чирләргә мөмкин. Әмма ветеринария хезмәте таләпләрен һәм күрсәтмәләрен үтәгәндә аны кисәтергә була.
ТР Баш ветеринария идарәсе территориаль бүлегенең дәүләт ветеринария инспекторы Ольга Алексеева:
- Рәсми мәгълүматлардан билгеле булганча, Башкортостанга әлеге чир көньяк республикалардан кайтарылган мөгезле яшь терлекләр белән килгән. Чирнең безнең төбәккә үтеп керүенә киртә куяр өчен нәрсә эшләргә соң? Баш ветеринария идарәсе авыл хуҗалыгы терлекләре, терлекчелек чималы һәм продукциясе кайтаруга бәйле вирус үтеп керүне кисәтүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар комплексын кулланырга киңәш итә. Тилчә авыруының Татарстан Республикасы территориясенә үтеп керүенә юл куймау максатларында, җирлекнең иминлеген раслаучы ветеринария-күзәтү документларыннан тыш, муниципаль берәмлекләргә тере авыл хуҗалыгы малларын, терлекчелек продукциясен кертмәскә.
Тилчә - коточкыч зур икътисади зыян китерә торган афәт. Бу - терлекләр кырылуга, продуктлылыкны югалтуга, симертүдәге малларның авырлыгы кимүенә, үрчемгә зыян килүгә һәм шулай ук карантин чыгымнарына, продуктларны зарарсызландыруга, тышкы мохит предметларын чистартуга бәйле чыгымнар. Шуңа күрә дә инфекцияне читтән кертмәү хәстәрен күрү - профилактиканың иң ышанычлы юлы.
Малларның тилчә авыруы белән авыруына шик туганда хуҗалык җитәкчесе (мал хуҗасы) һәм хуҗалыкта (торак пунктта) хезмәт күрсәтүче ветеринария белгече бу хакта ашыгыч рәвештә дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итәргә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев