Теркәлү өчен – Казанга
Эшләрен яңа гына башлаган эшмәкәрләргә үз эшчәнлекләрен теркәү өчен Татарстан башкаласына барырга туры киләчәк. Әлеге яңалык быелның 1 маеннан гамәлгә керәчәк. Салым инспекциясендә аңлатуларынча, бу шәхси эшкуар сыйфатында теркәлгән юридик һәм физик затларны теркәү һәм исәпкә алу эшен оештыруны камилләштерү, юридик һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт теркәве функциясен башкарганда салым органнарының...
Эшләрен яңа гына башлаган эшмәкәрләргә үз эшчәнлекләрен теркәү өчен Татарстан башкаласына барырга туры киләчәк.
Әлеге яңалык быелның 1 маеннан гамәлгә керәчәк. Салым инспекциясендә аңлатуларынча, бу шәхси эшкуар сыйфатында теркәлгән юридик һәм физик затларны теркәү һәм исәпкә алу эшен оештыруны камилләштерү, юридик һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт теркәве функциясен башкарганда салым органнарының бердәм хокукый практикасын тәэмин итү максатларында эшләнә. 1 майдан канунда каралган барлык төр теркәүләрне дә Россиянең ТР буенча 18 нче Районара ИНФСы гамәлгә ашыра (420054, Казан шәһәре, В. кулагин урамы, 1 йорт).
Шулай ук, юридик һәм шәхси эшмәкәрләрне теркәү, юридик затларның Бердәм дәүләт реестрында булган мәгълүматларын һәм документларын алу мәсьәләләренә бәйле Россиянең ТР буенча 18 нче Районара ИФНСна мөрәҗәгать итәргә (Казан шәһәре). Белешмәләр өчен ТР буенча 12 нче МРИ телефоннары: 8(84342) 9-37-04, 9-37-22.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев