Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Татарстан мөфтие Аксубай мөселманнары белән очрашты

Узган пәнҗешәмбе Аксубай районы мөселманнары күңелендә изге Рамазан аенда аерым истәлекле көн булып сакланып калачак. Бу көнне безнең районга республикадан һәм күрше районнардан дин әһелләре килде. Кичке намазга кадәр районның үзәк мәчетенә бөтен районнан мәчет имамнары, дин тотучылар, җитәкчеләр җыелды. Бу көнне барысы да Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның килүен...

Узган пәнҗешәмбе Аксубай районы мөселманнары күңелендә изге Рамазан аенда аерым истәлекле көн булып сакланып калачак.

Бу көнне безнең районга республикадан һәм күрше районнардан дин әһелләре килде.

Кичке намазга кадәр районның үзәк мәчетенә бөтен районнан мәчет имамнары, дин тотучылар, җитәкчеләр җыелды. Бу көнне барысы да Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның килүен көтте.

Район үзәгенә кергәндә мөфтине Татарстанның Көньяк төбәк казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров һәм Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов каршы алдылар.

Республика мөселманнары башлыгы белән очрашу үзәк мәчеттә дәвам итте. Нурлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов вәгазь укыды. Кичке намаз республика мөфтие Камил хәзрәт катнашында укылды.

Кичке намазда шулай ук Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, ТР Президенты аппараты вәкиле Рәмис Хисмәтуллин, район кураторы Илгизәр Зарипов, ТР МДН аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Аюпов, Төркиядән килгән мөхтәрәм кунаклар коръән хафизлар Зәки Оз, Зәкәрия Аккая һәм башкалар катнашты.

Кичке гыйбадәттән соң барысы да район башлыгы оештырган ифтар мәҗлесендә булдылар. Ифтар мәҗлесенә 70тән артык кеше җыелды.

Ифтар (гарәпчә إفطار‎) - Рамазан аенда кичке ризык кабул итү - авыз ачу. Ул җирле вакыт буенча кичке намаздан соң башкарыла. Ифтар кояш баеганнан соң башлана.

Район башлыгы, ифтар мәҗлесен ачып, җыелучыларны изге Рамазан ае белән котлады.

- Бүген нәкъ менә сез игелек кыласыз, яшь буынга дини тәрбия бирәсез, - диде Камил Гилманов.

Ул шулай ук ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга - районга сәфәре өчен, Көньяк төбәк казые, имам-мөхтәсиб Равил хәзрәт Зөфәровка актив эше өчен рәхмәт әйтте.

Коръән сүрәсен укыганнан соң мөселманнар авыз ачтылар. Ифтар вакытында ТР Президенты аппараты вәкиле ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Равил хәзрәт Зөфәровка юлланган Рәхмәт хатын укыды, аны исә иясенә район башлыгы Камил Гилманов тапшырды.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин имамнарның һәм халыкның сорауларына җавап бирде.

Ифтар бергәләп намаз уку белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев