Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Рәсми

Талантлы балаларны хуплады

Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин шул көннәрдә Аксубайда гражданнарны кабул итте. Район кешеләре депутат янына үзләренең ярдәмсез хәл итеп булмаслык олы бәлалары һәм вак-төяк проблемалары белән киләләр. Шунысы куанычлы, Шамил Габделхәй улы мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелегенә кабул итү бүлмәсендә үк ярдәм күрсәтте. Район Мәдәният йорты каршындагы вокал студиясенә йөрүче талантлы балаларның...

Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин шул көннәрдә Аксубайда гражданнарны кабул итте.


Район кешеләре депутат янына үзләренең ярдәмсез хәл итеп булмаслык олы бәлалары һәм вак-төяк проблемалары белән киләләр. Шунысы куанычлы, Шамил Габделхәй улы мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелегенә кабул итү бүлмәсендә үк ярдәм күрсәтте. Район Мәдәният йорты каршындагы вокал студиясенә йөрүче талантлы балаларның әти-әниләре финанс ярдәме сорап килгәннәр. Студиягә сигез яшьтән алып 17 яшькәчә 11бала йөри. Яшь җырчылар "Талантлар планетасы" фестиваленең берничә конкурс этабын үткәннәр. Санкт-Петербургта узачак суперфиналда җиңәсе генә калган. Бәйге биш көн дәвам итәчәк, ә анда яшәп тору өчен унике мең сумнан артык акча кирәк. Ата-аналарны депутатка мөрәҗәгать итәргә менә шул проблема мәҗбүр иткән дә инде. - Мин Аксубайдагы мәдәни вакыйгаларны күзәтеп барам, - дип билгеләп үтте Шамил Яһудин. - Әлеге төбәкнең талантларга бай икәнен яхшы беләм. Депутат яшь йолдызларга ярдәм итте һәм уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев