Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Табибләр елга йомгак ясадылар

Аксубай районында кешеләр үлеме күрсәткече 2,02 процентка кимегән. Бу хакта Аксубай үзәк хастаханәсе медицина советының йомгаклау утырышында баш табиб Ратмир Мустафаев хәбәр итте. Утырышта РТ сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров катнашты. 2016 елда районның сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлеге һәм 2017 елга бурычлар...

Аксубай районында кешеләр үлеме күрсәткече 2,02 процентка кимегән.

Бу хакта Аксубай үзәк хастаханәсе медицина советының йомгаклау утырышында баш табиб Ратмир Мустафаев хәбәр итте. Утырышта РТ сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров катнашты. 2016 елда районның сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлеге һәм 2017 елга бурычлар турындагы төп доклад белән баш табиб Ратмир Мустафаев чыгыш ясады.

Ул райондагы демографик хәлнең төп күрсәткечләренә, гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантия программалары кысаларында дәүләт бурычларының үтәлешенә, өлкәннәрне һәм балаларны диспансерлаштыруга, кадрлар составы, учреждениенең материаль-техник базасын ныгыту мәсьәләләренә тукталды.

- Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы (2015) нәтиҗәләре 2016 елда әлеге авырудан үлүчеләр санында чагылыш тапты, баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуыннан үлүчеләрнең 19 дан 4 очракка кимүе шул турыда сөйли. Шулай ук гипертония авыруыннан һәм инфаркт миокардадан үлүчеләр дә кимеде, - дип бәян итте Ратмир Равил улы.

Баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы диагнозлы пациентларның 90 проценттан артыгы һәр елны Чистай кан тамырлары үзәгендә стационар дәвалана. Икенче урында - яман шеш авырулары. 2016 елда онкология белән авыруның барлыгы 84 очрагы теркәлгән, шуның 6сы - актив, 43 очрагы - иртә стадиядә.

Өченче урынны имгәнүләрдән һәм агуланып үлү очраклары алып тора - 100 000 халыкка 144,6 процент. Районда берничә ел рәттән аларның үлеме теркәлмәгән, 2016 елда туберкулездан үлүчеләр дә булмаган (2015 елда 1 очрак булган).

Бүгенге көндә республикада медицина ярдәмен камилләштерү буенча федераль программаларны гамәлгә ашыру хисабына үткәрелгән системалы үзгәртеп корулар актив хуплана. Модульле 2 ФАП төзелгән, җидесенә ремонт ясалган. Район үзәк хастаханәсе ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен "В" класслы 1 автомобиль, суыту камералары һәм башка җиһазлар алган.

Белгечләрне җәлеп итү эше дә җайга салынган. Узган елда 9 медицина хезмәткәре, шул исәптән 6 табиб эшкә килгән. Табиб-терапевт, участок табиб-педиатры, гомуми практика табибе, табиб-фтизиатр, табиб-лаборант, табиб-психиатр һәм рентгенолог белгечләре вакантлы булып кала бирә.

- Муниципаль берәмлекләрне сәламәтлек саклау учреждениеләре рейтингында без 26нчы урында, - диде баш табиб.

Илдар Фатыйхов ТР сәламәтлек саклау тармагын үстерү һәм модернизацияләүнең дәвам ителүе хакында сөйләде. Министр урынбасары табибләрнең күпчелегенең квалификацион категориягә ия булуларын, халыктан медицина ярдәме күрсәтү сыйфатына һәм акча таләп итүгә нигезләнгән шикаятьләрнең кермәвен уңай моментлар буларак билгеләп үтте. Районда шулай ук социаль хезмәтләрдән баш тартучылар да аз түгел, пациентларның күпчелеге табибләргә кабул итүгә электрон төрдә языла, өлкән яшьтәге халыкка диспансер күзәтүе үткәрү эше дә җайга салынган. Ул хастаханә хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм бергәләп күрсәткечләрне тагын да яхшыртырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев