Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Рәсми

Суррогат турында хәбәр ит һәм премия ал

Аксубайлыларның күптән түгел ачылган "Халык контроле" дәүләт мәгълүматлар системасында яңа төркемнәр буенча мөрәҗәгать бирү мөмкинлеге бар. "Халык контроле" дәүләт мәгълүматлар системасында яңа категорияләр ачылды. Бу "авыл хуҗалыгы" (шул исәптән сөткә сатып алу бәясе турында да). ТР Президенты кушуы буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы айга ике тапкыр сөткә бәяләрнең...

Аксубайлыларның күптән түгел ачылган "Халык контроле" дәүләт мәгълүматлар системасында яңа төркемнәр буенча мөрәҗәгать бирү мөмкинлеге бар.

"Халык контроле" дәүләт мәгълүматлар системасында яңа категорияләр ачылды. Бу "авыл хуҗалыгы" (шул исәптән сөткә сатып алу бәясе турында да). ТР Президенты кушуы буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы айга ике тапкыр сөткә бәяләрнең кулай вариантын билгеләп торачак. Шулай ук "Экстремистлык, дини һәм милли нигездәге конфликтлар", "Составында спирт булган продукция, алкоголь һәм этил спиртын канунсыз җитештерү һәм сату" (ваклап сатудан тыш) (бу категория буенча 1 меңнән 3 мең сумга кадәр матди бүләкләү каралган) категорияләре буенча да хәбәр итеп булачак. Урындагы затлар мөрәҗәгатьләрдә күрсәтелгән кагыйдә бозуларны үз вәкаләтләре кысаларында тикшерәчәк. Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясе канун бозу фактын расласа, мөрәҗәгать итүчеләргә акча түләнәчәк. "Халык контроле" ГИСка мөрәҗәгатьләрне "Ришвәтчелеккә каршы көрәш" юнәлеше буенча да җибәреп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев