Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Сугышчыларны хөрмәтләп искә алдылар

15 февральдә Аксубайда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 28 еллыгын билгеләп үттеләр. Тугыз елга сузылган Әфган сугышы Совет армиясенең меңләгән солдаты һәм офицерының гомерен өзде. Үзләрен уяу, тәҗрибәле сугышчылар итеп күрсәткән, батырлыклар кылган җиде аксубайлы да яу кырыннан кире әйләнеп кайтмады, дистәләгән солдат хәрби батырлык һәм каһарманлык өчен орден-медальләр белән бүләкләнде....

15 февральдә Аксубайда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 28 еллыгын билгеләп үттеләр.

Тугыз елга сузылган Әфган сугышы Совет армиясенең меңләгән солдаты һәм офицерының гомерен өзде. Үзләрен уяу, тәҗрибәле сугышчылар итеп күрсәткән, батырлыклар кылган җиде аксубайлы да яу кырыннан кире әйләнеп кайтмады, дистәләгән солдат хәрби батырлык һәм каһарманлык өчен орден-медальләр белән бүләкләнде.

Күркәм традиция буенча Гаскәрләрне чыгарган көндә, һәлак булган иптәшләрен данлап искә алу һәм алар хөрмәтенә куелган мәрмәр плитә итәгенә чәчәкләр һәм веноклар салу өчен, районның барлык почмакларыннан сугышчы-интернационалистлар җыелды. Сугышта катнашучыларга ихтирам күрсәтү йөзеннән митингка мәктәп укучылары, районның авыл җирлекләре башлыклары, район оешмалары һәм предприятиеләре, мәктәпләр һәм яшьләр иҗтимаги оешмалары вәкилләре дә килде.

Митингны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ачты. Календарьдагы тарихи датаны искә төшереп, ул Әфган сугышының совет халкына нинди югалтулар алып килүен билгеләп үтте.

- Сезнең барыгызга да Әфган сугышында үз бурычыгызны лаеклы һәм намуслы башкарганыгыз өчен рәхмәт белдерәм, - диде Сергей Александров. - Сез үлем белән күзгә-күз очраштыгыз, иптәшләрегезне югалттыгыз. Әфган сугышы совет солдатлары өчен авыр сынау булды. Без сезнең батырлыкларыгызны хәтерлибез һәм онытмыйбыз.

Сугышчы-интернационалистларны Көнбатыш гаскәрләре ветераннарының төбәк берләшмәсе рәисе - отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов котлады.

- Ватан чикләрендә үзләренең хәрби бурычларын үтәгән россиялеләргә дан җырлаган көндә без Әфган сугышы ветераннарын гына түгел, илебез чикләрендә хәрби бәрелешләрдә катнашкан ватандашларыбызны да искә алабыз, - дип билгеләп үтте генерал. - Бүгенге буын сездән үрнәк алып үсәргә тиеш, сезне мәктәп укучылары, яшьләр белән очрашуларда актив катнашырга һәм аларга сугыш мизгелләре турында сөйләргә чакырам.

Әфганстан сугышы һәм башка локаль бәрелешләр ветераннары советы рәисе Владимир Крайнов сугышчы иптәшләрен котлап, аларга сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде.

Митингка җыелучылар Әфганстан җирендә һәлак булган иптәшләрен бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Тантаналы чара район Мәдәният йортында дәвам итте. Сугышчы-интернационалистлар Әфганстан турында истәлек фильмы карадылар. Сәхнәдән кабаттан сугышчылар адресына тәбрикләүләр яңгырады, аларга багышланган концерт программасы ике сәгатькә сузылды. Мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән артистлар патриотик җырлар башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев