Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Су һәм юл мәсьәләләрен хәл итәләр

Үзара салым программасы Иске Кыязлы авыл җирлегендә кискен проблемаларны чишәргә мөмкинлек бирде. Беренче чиратта, кыязлылылар бу акчаларны авыл эчендәге юлларны төзекләндерүгә юнәлттеләр. Бер ел элек юлга җәю өчен ком кайтартканнар. Үткән елның октябрь аенда юлларга вак таш салу эшләре башланды. Бу эшләрдә авыл халкы актив ярдәм күрсәтте. Кыска гына вакыт...

Үзара салым программасы Иске Кыязлы авыл җирлегендә кискен проблемаларны чишәргә мөмкинлек бирде.

Беренче чиратта, кыязлылылар бу акчаларны авыл эчендәге юлларны төзекләндерүгә юнәлттеләр. Бер ел элек юлга җәю өчен ком кайтартканнар. Үткән елның октябрь аенда юлларга вак таш салу эшләре башланды. Бу эшләрдә авыл халкы актив ярдәм күрсәтте. Кыска гына вакыт эчендә 1 км 200 метр юлга вак таш җәелде. Юл эшләре быелгысы елда да дәвам итәчәк. Шулай ук үзара салым акчасына суэтем башнясы өчен 3 насос сатып алынган. Җирлектә бердәнбер чуаш авылы Яңа Кыязлының 100 еллык юбилее билгеләп үтелде. Җирле халык белдергәнчә, бәйрәм аларны тагын да берләштерде. Исмәгыйль Хәйруллин исеме бирелгән Иске Кыязлы авыл мәдәният йортының юбилеен бәйрәм итү дә шулай ук мөһим вакыйга булды. Янгынга каршы көрәш чаралары максатыннан Кызыл Тау авылында буа ясалган. Үләт базы төзекләндерелгән. Быелгысы елда Яңа Кыязлы авылына юл салу, Иске Кыязлы авылында чишмәне төзекләндерү, мәктәп янында спорт мәйданчыгы төзү һәм зиратны документаль теркәү эшен башлау планга кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев