Өстәмә үтенеч таләп ителми
Гыйнвар аенда сигез мең аксубайлы бишәр мең сум акча алачак. Бу Россия пенсионерларына бер тапкыр бирелә торган түләү. 2016 елның гыйнварендә РФ Президенты Владимир Путин бу хакта хәбәр иткән Федераль канунга кул куйган иде. "Бер тапкыр түләнә торган акча түләү эшендә сакланган документлар нигезендә 16 гыйнвардан бирелә башлый. Шуңа күрә...
Гыйнвар аенда сигез мең аксубайлы бишәр мең сум акча алачак.
Бу Россия пенсионерларына бер тапкыр бирелә торган түләү. 2016 елның гыйнварендә РФ Президенты Владимир Путин бу хакта хәбәр иткән Федераль канунга кул куйган иде. "Бер тапкыр түләнә торган акча түләү эшендә сакланган документлар нигезендә 16 гыйнвардан бирелә башлый. Шуңа күрә ПФРга өстәмә мөрәҗәгать итү таләп ителми", - дип белдерде Аксубай УПФР җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев. Почта ташучылар биш меңнән артык аксубайлыга пенсия китерәчәк. Калган өч меңе түләүләрне кредит оешмалары (банклар) аша алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев