Срогы чыккан товарны алырга оныталар
Узган елда Дәүләт алкоголь инспекциясенең Аксубай бүлегенә 116 мөрәҗәгать кергән. Шуның 96сы кулланучылар файдасына хәл ителгән, дип хәбәр итте җитәкче-белгеч Госман Билалов. Планлы һәм планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәсендә кибет киштәләреннән яраклылык срогы гамәлдән чыккан 17 мең сумлык товар алынган. Күпчелек очракта бу камыр һәм кондитер әйберләре. Белгеч 70 профилактик чара...
Узган елда Дәүләт алкоголь инспекциясенең Аксубай бүлегенә 116 мөрәҗәгать кергән.
Шуның 96сы кулланучылар файдасына хәл ителгән, дип хәбәр итте җитәкче-белгеч Госман Билалов. Планлы һәм планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәсендә кибет киштәләреннән яраклылык срогы гамәлдән чыккан 17 мең сумлык товар алынган. Күпчелек очракта бу камыр һәм кондитер әйберләре. Белгеч 70 профилактик чара үткәргән. Шул исәпкә гражданнарны кабул итү, кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар да керә.
Фото serovglobus.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев