Район халкының социаль яклау бүлегенә шәхсән мөрәҗәгать итмичә генә хезмәтләрне электрон төрдә алу мөмкинлеге бар.
Татарстан Республикасының uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында түбәндәге билгеләнештәге дәүләт хезмәтләренә гариза тапшырып була:
- ата-аналар түләвенең төп компенсация өлешенә;
- ата-аналар түләвенең өстәмә компенсация өлешенә;
- балага ай саен бирелә торган пособиегә;
-...

- пенсионерларга ай саен бирелә торган транспортта йөрүгә акчалата түләүгә;
- күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь түләүләргә субсидия-ташламаларга;
- күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга транспортта йөрүгә субсидиягә;
- күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларга дарулар алуга субсидиягә;
- инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләргә субсидия-ташлама алуга.
Социаль яклау органына тулысынча электрон төрдә мөрәҗәгать итү өчен компьютер, Интернет челтәре, Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында теркәлү үткән стандарт хисап язмасы, Порталда теркәлү - "Шәхси кабинет" кирәк. Порталның үзендә гариза тапшыру өчен түбәндәге адымнарны башкарырга кирәк: электрон төрдәге хезмәтләр: "Социаль яклау: пособиеләр, түләүләр, субсидияләр, компенсацияләр, кабул итүгә язылу" → Социаль яклау: "Пособиеләр, субсидияләр, компенсацияләр билгеләүгә гариза тапшыру" → аннары хезмәтләр төрен сайларга.
Социаль яклау органына Сезнең мөрәҗәгать итү нәтиҗәсе - Сезнең гариза буенча кабул ителгән карар шулай ук Шәхси кабинетта урнаштырыла. Социаль яклау бүлегенә электрон төрдә мөрәҗәгать итү вакытны янга калдырып, чиратларны юкка чыгарырга ярдәм итә.
Нет комментариев