Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Рәсми

Сәламәтлекме, әллә акчамы

Аксубай районында федераль льготачыларның 72 проценты дарулар белән льготалы тәэмин итүдән баш тартты. Гамәлдәге канун нигезендә, дарулар белән льготалы тәэмин итүгә хокукы булган гражданнарның кайбер өлеше федераль бюджет хисабына айлык акчалата түләүләр һәм социаль хезмәтләр тупланмасы ала. Бу сугыш инвалидлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, хәрби хәрәкәтләрдә булучылар, сугышта һәлак булганнарның...

Аксубай районында федераль льготачыларның 72 проценты дарулар белән льготалы тәэмин итүдән баш тартты.


Гамәлдәге канун нигезендә, дарулар белән льготалы тәэмин итүгә хокукы булган гражданнарның кайбер өлеше федераль бюджет хисабына айлык акчалата түләүләр һәм социаль хезмәтләр тупланмасы ала. Бу сугыш инвалидлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, хәрби хәрәкәтләрдә булучылар, сугышта һәлак булганнарның гаиләләре, блокадада булучылар, инвалидлар, инвалид балалар һ.б.

2015 елда районда 3687 федераль льготачы социаль хезмәт тупланмасы алган, шуларның 124 е - балалар. Дару препаратларыннан 2672 льготачы баш тарткан, 67се - балалар. Социаль хезмәтләр тупланмасын алу өстенлекләре турында район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов белән сөйләшәбез. - Шунысын истә тотарга кирәк, дарулар белән тәэмин итүдән баш тарту ул кешенең сәламәтлегенә генә түгел, ә инде гаиләнең матди хәленә дә тәэсир итә, - дип шәрехли табиб урынбасары. - Калган льготачыларның 28 проценты 2015 елда гомуми суммасы 9 миллион 395 мең 755 сум тәшкил иткән 22 мең 188 рецепт алды. Елына 700 мең сумлык дару алучы авырулар да бар, диабет белән авыручыларга инсулинның бер тартмасы 3 мең сумнан артыкка төшә, бу әле башка профилактик препаратларны исәпкә алмыйча. Ә инде пациент социаль хезмәтләр тупланмасыннан баш тартканда бу чыгымнар авыручыга һәм аның гаиләсенә авыр йөк булып ятачак.

-Кайчакта дару өлешеннән баш тарткач та, кыйммәтле дарулар аерата кирәк була, - дип сөйли Рөстәм Рифкат улы. - Бу бигрәк тә яман шеш белән авыручыларга кагыла. Шикәр диабеты белән авыручы кешегә инсулинга күчәргә кирәк ә аның бәясе социаль льготаның акчалата эквивалентыннан күпкә югары. Акчага кызыгып льготадан баш тартучы гипертониядән интегүчеләр дә үз тормышларын куркыныч астына куялар. Әлеге кешеләргә билгеләнгән даруларны даими эчәргә кирәк, болай эшләмәгәндә теләсә кайсы вакытта инсульт булырга мөмкин. Льготаларның дару өлешеннән баш тартырга җыенган гражданнар беренче чиратта табиб белән киңәшләшсеннәр иде.

Медиклар социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан льготачыларга, 2017 елда бушлай дарулата ярдәм алу өчен социаль хезмәтләр җыелмасын тәкъдим итүне яңарту турындагы гариза белән Пенсия фондына агымдагы елның 1 октябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәләр.

Без льготачыларның ни өчен бушлай дарулардан баш тартулары турында сораштык.

Сәбәпләрнең иң мөһиме кәгазьләр чуалчыклыгы һәм даруханәдә кирәкле даруларның булмавы.

-Моның аерым мәшәкате юк, - дип сөйли табиб. - Дару алу өчен льготага ия булган кеше үз табибына килә, ул дарулар язып бирә һәм рецептны регистратурада теркиләр. Ә инде кирәкле даруларның даруханәдә булмавына бәйле Аксубай үзәк хастаханәсе поликлиникасы мөдиренә мөрәҗәгать итәргә. Сездән кергән язма мөрәҗәгать белән хастаханә җитәкчелеге даруханә дирекциясеннән кирәкле дарулар белән вакытында тәэмин итүне таләп итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев