Штраф түләсәң – квитанцияне күрсәт
Административ штраф түләмәгән өчен Аксубай районы буенча җәмәгать хөкемдарлары тарафыннан 410 кеше җаваплылыкка тартылган. Бу узган елда гына. 2014 елда аларның саны азрак - 298 кеше булган. -Мәкерле ният белән штраф түләмәүчеләр саны барлык юнәлешләр буенча арта бара, - дип әйтте икенче санлы суд участогы киңәшчесе Анна Маслакова. - Болар...
Административ штраф түләмәгән өчен Аксубай районы буенча җәмәгать хөкемдарлары тарафыннан 410 кеше җаваплылыкка тартылган.
Бу узган елда гына. 2014 елда аларның саны азрак - 298 кеше булган.
-Мәкерле ният белән штраф түләмәүчеләр саны барлык юнәлешләр буенча арта бара, - дип әйтте икенче санлы суд участогы киңәшчесе Анна Маслакова. - Болар ЮХИДИ, МВД, суд приставлары хезмәтеннән килгән штрафлар. Кешеләр еш кына экология министрлыгы, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, Федераль теркәү, кадастр һәм картография хезмәтләре идарәсе, урман хуҗалыгы министрлыгы линияләре буенча бирелгән штрафларны түләмиләр.
-Анна Юрьевна, гражданнар штрафны озак түләмәүләрен ничек аңлаталар?
-Иң киң таралган сәбәп - акча юклык, - дип җавап бирә белгеч. - Тик бу да җәзадан азат итү өчен сәбәп була алмый. Мондый очракта хокук бозучыга штраф түләү вакытын озайталар. Тик кайчакта штрафларны түләргә оныталар.
-Түләмәүчеләргә карата нинди чаралар күрелә?
-Штрафны үзләре теләп түләмәсәләр, аны мәҗбүри рәвештә эш хакыннан, пенсиядән, башка керемнәрдән, шулай ук бурычлы кешенең милкен йолып алу юлы белән түләтәләр.
-Кайчакта гражданин штрафны түләгән була, тик бу хакта судка хәбәр итми.
-Бүгенгесе көндә судлар һәм түләү фактын тикшерү мөмкинлеге биргән Дәүләт мәгълүматлар системасы арасында элемтә көйләнмәгән, - дип аңлатты Анна Юрьевна.- Ягъни судларның штраф түләү яки түләмәү фактын тикшерү мөмкинлекләре юк. Шуңа да штраф түләгән кешеләргә квитанцияне суд участоклары канцеляриясенә китерергә киңәш итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев