Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Шәхси кабинет нәрсәсе белән уңайлы

Салым инспекторы Денис Миронкин, салымнар буенча исәпләүләр һәм бурычлар турындагы мәгълүматларны оператив алу максатларында аксубайлыларга "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" интернет-сервистан файдаланырга киңәш итә. Сервис салым инспекциясенә шәхсән мөрәҗәгать итмичә, милек объектлары һәм транспорт чаралары, исәпләнелгән һәм түләнгән салымнар суммасы, салымнарга бәйле бурычлар һәм артык түләүләр турындагы актуаль...

Салым инспекторы Денис Миронкин, салымнар буенча исәпләүләр һәм бурычлар турындагы мәгълүматларны оператив алу максатларында аксубайлыларга "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" интернет-сервистан файдаланырга киңәш итә.

Сервис салым инспекциясенә шәхсән мөрәҗәгать итмичә, милек объектлары һәм транспорт чаралары, исәпләнелгән һәм түләнгән салымнар суммасы, салымнарга бәйле бурычлар һәм артык түләүләр турындагы актуаль мәгълүматлар белән хәбәрдар булу һәм башка файдалы хезмәтләр башкару мөмкинлеге бирә, дип хәбәр итте Денис Валерьевич. Сервиска тоташу өчен шәхесне билгеләгән документ һәм физик затны исәпкә кую турындагы таныклык (төп нөсхә яки күчермә) белән теләсә кайсы салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә. Сез алга таба инспекциягә килеп сервиста теркәлү өчен, Россия ФНС сайтыннан (www.nalog.ru) сервиска тоташуга онлайн гариза җибәрә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев