Салым җыю буенча – яхшылар исәбендә
Салым хезмәте Аксубайда 6-НДФЛ формасы буенча исәпләмәләрне тутыру мәсьәләсе буенча җирлек башлыклары, оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр һәм хисапчылар белән уку-семинар үткәрде. Семинар эшендә район җитәкчесе Камил Гилманов, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рәис Галиев, финанс палатасы җитәкчесе Ольга Сетрова катнашты. Салым агентлары Кодекска нигезләнеп салым агенты тарафыннан физик затлар кеременә...
Салым хезмәте Аксубайда 6-НДФЛ формасы буенча исәпләмәләрне тутыру мәсьәләсе буенча җирлек башлыклары, оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр һәм хисапчылар белән уку-семинар үткәрде.
Семинар эшендә район җитәкчесе Камил Гилманов, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рәис Галиев, финанс палатасы җитәкчесе Ольга Сетрова катнашты.
Салым агентлары Кодекска нигезләнеп салым агенты тарафыннан физик затлар кеременә беренче квартал, ярты ел һәм тугыз айлык чорга исәпләнелгән һәм тотып калынган салым суммасы исәпләмәләрен - киләсе хисап чорыннан соңгы айның ахыр көненнән дә соңга калмыйча, бер ел өчен - узган ел өчен агымдагы елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча тәкъдим итәләр.
-Моңа бәйле салым агентлары хисап чорыннан, 2016 елның беренче кварталыннан башлап, квартал саен салым органнарына 6-НДФЛ формасы буенча хисап тәкъдим итәргә тиешләр, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов.
ТР буенча ФНС МРИ баш дәүләт салым инспекторы Тәбрис Хәмитов 6-НДФЛ формасы буенча хисап тоту бурычы кемгә йөкләнгән, әлеге форманы нинди срокларда тапшырырга кирәк, исәпләмәләр структурасы нинди, аларны тутыру тәртибе турында тәфсилләп аңлатты.
-6-НДФЛ формасын, салым агентлары, икенче төрле әйткәндә, 2-НДФЛ формасын тапшыручы агентлар тарафыннан танылган оешмалар да, шәхси эшмәкәрләр дә тапшырырга тиеш, - дип аңлатты Тәбрис Зәйдулла улы. - Аерымлылык шунда, 2-НДФЛ формасы бер балага тутырыла, ә 6-НДФЛ исәпләмәсе барлык хезмәткәрләргә дә кварталга бер тапкыр бирелә. 2016 елда 6-НДФЛ формасын тапшыру сроклары: I квартал өчен - 3 майдан да соңга калмыйча, ярты ел өчен 31 августтан да соңга калмыйча, тугыз ай өчен - 31 октябрьдән дә соңга камыйча. 2016 ел өчен тулысынча - 2017 елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча.
6-НДФЛ формасындагы күрсәткечләр керемнәрне исәпкә алу, салым исәпләүләре, исәпләнелгән һәм тотып калынган салым мәгълүматлары нигезендә чагыла.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәис Галиев яңа хисап тотуда хата җибәрүгә юл куймаска чакырды.
-Канун чыгаручылар салым агентларының җаваплылыгын карыйлар, - дип билгеләп үтте Рәис Миншакир улы. - НДФЛ суммасы иәпләмәләрен тәкъдим итмәгән яки вакытында тәкъдим итмәгән өчен агентка 1000 сум күләмендә штраф яный. Дөрес булмаган хисап, дөрес булмаган мәгълүматлар белән һәр документ өчен 500 сум күләмендә штраф каралган. Салым органына исәпләмәләрне 10 көн агымында тәкъдим итмәгән очракта агентка банкта аның исәп-хисап счетлары буенча операцияләрне туктату яный.
Салымнар һәм салымның вакытында түләнми калган өлешен (недоимка) җыюга кагылышлы мәсьәләләр буенча Ольга Сетрова һәм РФ ФНС МРИның ТР буенча 12 нче санлы салым бүлеге җитәкчесе Ирина Егуданова чыгыш ясадылар.
-Бүгенге көндә Аксубай районы буенча тулаем бурыч - 32 миллионнан артык, - диде Ирина Анатольевна. - Гомуми саннан физик затларның әҗәте җиргә салым буенча - 1 миллион 400 мең сум, милеккә салым буенча - 778 мең, транспорт салымы буенча 2 миллион 875 мең сум тәшкил итә. Мисалга, 2014 ел исәпләүләре буенча 2015 елда салымнарны җыю 98,2 процент тәшкил иткән. Шул исәптән җир салымы буенча - 95,8 процент, транспорт буенча - 98,9 процент, милеккә салым буенча - 100 процент.
Ирина Егуданова, Аксубай районы әлеге планда инспекция буенча яхшылар исәбендә, дип билгеләп үтте.
-Салымнарны күчерү һәм хисапларны тәкъдим итү үзвакытында башкарылырга тиеш. Салымнарны барысы да түләргә тиеш, - дип очрашуга йомгак ясады район җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев