Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Рөстәм Камалов чистарту корылмаларында булды

Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары, табигатьне саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рөстәм Камалов Аксубайга Аксубай биологик чистарту корылмалары эшчәнлеге белән танышу һәм гражданнарны кабул итү максаты белән сәфәр кылды. Рөстәм Камалов өчен чистарту корылмаларында экскурсия оештырдылар. "Нурлат җылылык челтәрләре" ҖЧҖ (предприятие аның составына керә) генераль директоры Рамил Шарапов...

Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары, табигатьне саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рөстәм Камалов Аксубайга Аксубай биологик чистарту корылмалары эшчәнлеге белән танышу һәм гражданнарны кабул итү максаты белән сәфәр кылды.

Рөстәм Камалов өчен чистарту корылмаларында экскурсия оештырдылар. "Нурлат җылылык челтәрләре" ҖЧҖ (предприятие аның составына керә) генераль директоры Рамил Шарапов чистарту корылмаларының начар хәлдә аларга мирас итеп калганы турында сөйләде.
- Без төзекләндерү эшләрен башкардык, бүгенгесе көнгә чистарту корылмаларының эшләп чыгару күләме тәүлегенә 170 кубометрны тәшкил итә. Пычрак суларны чистарту циклы тулысынча җайга салынган, бездә чистартылган суларның торышы лаборатория контрольлегендә - алар тулысынча санитар-гигиеник таләпләргә туры килә, - дип билгеләп үтте Рамил Шарапов.
Күзләр белән генә күреп тә аның сүзләренең дөреслегенә инанырга булы - бернинди пычрак су исләре юк, территориядә чәчәк түтәлләре утыртылган һәм ясалма күл бар, анда балыклар җибәрелгән һәм кырыйлары буйлап камыш утыртылган, ә су өстендә сулыклар өчен үсемлекләр йөзеп йөри.
Ясалма күл тора-бара пычрак суларны чистарту циклында өстәмә функцияне башкарачак. Территориядә кыяр һәм помидорлар үстерү өчен теплицаларда да урнаштырылган хәтта.
Рөстәм Камалов территорияне төзекләндерү һәм чистарту корылмаларын сафта тоту буенча башкарылган эшләр белән канәгать булды.
Аннан соң ул район советында гражданнарны кабул итте. Аксубайлыларны нефть алу җайланмаларыннан атмосферага сероводород чыгу, район үзәге янында күл булмау һәм тулаем Татарстандагы экологик хәл борчый.
Министр урынбасары белән бергә районга Идел-Кама территориаль идарәсе җитәкчесе Рафис Әхмәтҗанов та килде. Тиздән экологлар нефть компанияләрен сероводород чыгаруга тикшерәчәк. Калган мәсьәләләр буенча кабул итү вакытында җаваплар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев