Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Роспотребнадзордан бүләк

Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов ТР Роспотребнадзор Идарәсе оештырган "Сәламәт яшәү рәвеше" рәсемнәр бәйгесе призерларын шәхсән котлады. Республика Идарәсенә 128 эш кергән. Иске Мокшино мәктәбе укучысы Валериия Лимонованың "Без спортны сайлыйбыз" плакаты өченче урынга лаек булган. Валерия уч төбеннән чыгып нурларын мулдан сипкән кояш рәсеме ясаган. Автор үзе әйткәнчә, моңа...

Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов ТР Роспотребнадзор Идарәсе оештырган "Сәламәт яшәү рәвеше" рәсемнәр бәйгесе призерларын шәхсән котлады.

Республика Идарәсенә 128 эш кергән. Иске Мокшино мәктәбе укучысы Валериия Лимонованың "Без спортны сайлыйбыз" плакаты өченче урынга лаек булган. Валерия уч төбеннән чыгып нурларын мулдан сипкән кояш рәсеме ясаган. Автор үзе әйткәнчә, моңа аны спортны яраткан, бигрәк тә баскетбол һәм җиңел атлетиканы үз иткән дус, бердәм сыйныф илһамландырган.
- Идарә иҗат эшләре бәйгеләрен еш оештыра, - диде Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов. - Идарәнең рәсми сайтында бөтен оператив мәгълүматлар да урнаштырылган.
Камил Гилманов, Татарстан Идарәсе дипломын һәм бүләген тапшырып, призерны ихластан котлады һәм яңа җиңүләргә ирешүен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев