Ришвәтчелек мәсьәләләрен тикшерделәр
Аксубай районы башлыгы җитәкчелегендә ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе үзенең чираттагы утырышын үткәрде. Район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина үз чыгышында 2015 елда ачыкланган ришвәтчелек җинаятьләре һәм хокук бозулар турында сөйләде. Контроль-хисап палатасы рәисе Габделәхат Салихов районның белем бирү учреҗдениеләрендә бюджет средстволарын сарыф итү һәм аны контрольләү турында сөйләде. ТР буенча Росреестр...
Аксубай районы башлыгы җитәкчелегендә ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе үзенең чираттагы утырышын үткәрде.
Район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина үз чыгышында 2015 елда ачыкланган ришвәтчелек җинаятьләре һәм хокук бозулар турында сөйләде.
Контроль-хисап палатасы рәисе Габделәхат Салихов районның белем бирү учреҗдениеләрендә бюджет средстволарын сарыф итү һәм аны контрольләү турында сөйләде. ТР буенча Росреестр Идарәсенең Аксубай бүлеге җитәкчесе Лилия Сәхабетдинова эшләнгән карьераларга рекультивация ясау кирәклеген билгеләп үтте.
Район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе урынбасары Екатерина Оверина сатып алуларны гамәлгә ашыру үзенчәлекләре һәм сатып алу өлкәсендә Бердәм мәгълүмат системасы турында бәян итте.
Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча урынбасары Эльмира Крайнова комиссия әгъзаларын һәм чакырылган вәкилләрне коррупциягә каршы көрәш планы һәм гомумбелем бирү учреждениеләрендә үткәрелгән чаралар планы белән таныштырды.
- Кризис булуга карамастан, районда төзелеш, капиталь ремонт өлешендә дәүләт программаларын тормышка ашыру дәвам итә. Предприятиеләр һәм оешмалар үз ведомстволарында, шулай ук тулаем районда икътисадны ныгыту өстендә эшлиләр. Һәркем үз хезмәт урынында канун кысаларында эшләргә тиеш. Әгәр кемдер канунга буйсынмый, товар-материаль кыйммәтләрне урлый икән, җинаять җаваплылыгына тартылырга тиеш, - диде район җитәкчесе Камил Гилманов.
Аннан соң ул күзәтүче хезмәтләр һәм ведомстволарны эшчәнлекнең һәрбер өлкәсендә ришвәтчелек гамәлләрен контрольдә тотарга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев