Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Рәхәтләнеп йөриләр

Ирек тә утлап йөргән маллар - бистә өчен зур бәла. Нигездә урмнар буенча кәҗәләр йөри, шулай ук мөгезле эре терлекләрне дә очратырга була. Бер ай эчендә генә дә районның административ комиссиясе "Төзекләндерү кагыйдәләрен" бозуга бәйле 20 беркетмәне тикшерде. Аларның күбесе утлап йөргән терлекләргә һәм аларның зыян салуына бәйле. Төзелгән беркетмә...

Ирек тә утлап йөргән маллар - бистә өчен зур бәла.

Нигездә урмнар буенча кәҗәләр йөри, шулай ук мөгезле эре терлекләрне дә очратырга була. Бер ай эчендә генә дә районның административ комиссиясе "Төзекләндерү кагыйдәләрен" бозуга бәйле 20 беркетмәне тикшерде. Аларның күбесе утлап йөргән терлекләргә һәм аларның зыян салуына бәйле. Төзелгән беркетмә - ул штраф дигән сүз, комиссия кисәтү ясап тормый. Бәйдә балмаган хайван өчен минималь штраф суммасы - 2000 сум. Чәчәккә күмелгән бистә - ул биредә яшәүче һәр кешенең визит карточкасы, йөзе. Ә иректә утлап йөргән терлекләр түтәлләрдәге чәчәкләрне таптыйлар, ә аларны тәрбияләп үстерүгә финанс чыгымнар гына түгел, кеше хезмәте дә кергән бит - предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре аларны үстерүгә күпме тырышлык куялар. Комиссия шәһәр тибындагы бистәдә дә эшли, районның торак пунктларына да чыга. Бәйдә булмаган терлек - ул асылда хуҗасыз мал, ә хайваннар кагыйдә бозучылар буларак административ беркетмә төзү һәм хуҗаларны комиссиягә чакырту өчен нигез булып тора. Иректә утлап йөргән терлекләрне махсус урыннарга ябып куюга кадәр, тагын да катгыйрак чаралар күрелер дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев