Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Республикада дүртенче урында

Дүшәмбе көнне эчке эшләр бүлеге органнары системасында иң мөһим һәм кирәкле хезмәтләрнең берсе булган сорау алу бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әлеге хезмәт 1992 елда ЭЭМның мөстәкыйль бүлекчәсе сыйфатында билгеләнә. - Безнең хезмәт Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының сиксәннән артык маддәсендә каралган җинаятьләрне тикшерү белән шөгыльләнә. Болар - чит...

Дүшәмбе көнне эчке эшләр бүлеге органнары системасында иң мөһим һәм кирәкле хезмәтләрнең берсе булган сорау алу бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Әлеге хезмәт 1992 елда ЭЭМның мөстәкыйль бүлекчәсе сыйфатында билгеләнә.
- Безнең хезмәт Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының сиксәннән артык маддәсендә каралган җинаятьләрне тикшерү белән шөгыльләнә. Болар - чит кеше мөлкәтен урлау, тән җәрәхәтләре салу, алдау, үтерү белән янау, хулиганлык, тулаем алганда зур булмаган һәм уртача авырлыктагы җинаятьләр категориясенә кергән башка гамәлләр, - дип сөйли Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең сорау алу төркеме җитәкчесе Иван Мясников.
Тугыз ай нәтиҗәләре буенча ул җитәкләгән бүлекчә республиканың өченче категориягә кергән районнары арасында дүртенче урында исәпләнә. Бүлекчә штатында өч хезмәткәр - Иван Мясников, өлкән сорау алучы Денис Альдиванов, сорау алучы Сергей Симаков хезмәт куялар. Сорау алучылар ел башыннан 51 җинаять эшен тикшереп судка тапшырганнар.
Аларга көндәлек тормышта очраган күңелсез хәлләрдә, сәрхүшләр арасында килеп туган бәйләнешләрдә, гаилә конфликтларында гади булмаган контингент кешеләре белән йөзгә-йөз очрашырга туры килә. Һәм шул рәвешле җинаять эшләрен тикшерү сыйфаты сорау алу бүлекчәсе хезмәткәрләренең гыйлемле эш итүләреннән, һөнәри осталыкларыннан, кирәкле карарларны ашыгыч һәм белеп куллануларыннан тора.
- Сорау алучының һәр җинаять эше буенча исбатлау предметын үз эченә алган сорауларны дөрес хәл итүе еш очракта гадел хөкем карары чыгару нигезен тәшкил итә һәм җинаяти суд производствосының төп нигезен үтәү мөмкинлеге бирә, җинаять җаваплылыгының котылгысыз икәнлегенә төшендерә, - дип сөйли полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов.
Агымдагы елның тикшерелгән җинаять эшләре арасында - социаль яклау бүлегенә ялган мәгълүмат биреп субсидия алу очракларын (ике очрак) ачыклау һәм, табигый ки, барлык сумманы да дәүләткә кайтару эше мөһим урынны алып тора дияргә була. Хәзер исә алар практикасында ике иптәшнең үзара килешеп корган гамәлләре дә теркәлгән: аларның берсе хулиганлык ниятеннән авылдашын тукмаган, әмма, җинаять җәзасыннан котылу һәм хезмәт урынын югалтмас өчен икенчесенең гаепне үз өстенә алуын үтенгән. Сорау алучылар күптән түгел нефть компаниясендә эшләүче машина йөртүченең 500 литр ягулык-майлау материалы урлавы турындагы эшне судка тапшырганнар. Сорау алучыларның исәбендә элек административ җаваплылыкка тартылган "исерек машина йөртүчеләргә" карата ачылган дистәләгән тикшерелгән җинаять эше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев