Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Рәсми

Район башлыгы Камил Гилмановның район гражданнарына мөрәҗәгате

Краснодар төбәгендә зур фаҗига булды: 7 июльгә каршы төндә су басудан Краснодар төбәгендәге Крымск шәһәре зыян күрде. Энерго, газ, су белән тәэмин итү системалары, автомобиль һәм тимер юл хәрәкәтенә зарар килде. Ничек кенә аянычлы булмасын, кешеләр һәлак булды. Исән калган кешеләр иң кирәкле әйберләргә-ризыкка, суга, кием-салымга, даруларга мохтаҗ. Безнең һәркайсыбызның...

Краснодар төбәгендә зур фаҗига булды: 7 июльгә каршы төндә су басудан Краснодар төбәгендәге Крымск шәһәре зыян күрде.


Энерго, газ, су белән тәэмин итү системалары, автомобиль һәм тимер юл хәрәкәтенә зарар килде. Ничек кенә аянычлы булмасын, кешеләр һәлак булды. Исән калган кешеләр иң кирәкле әйберләргә-ризыкка, суга, кием-салымга, даруларга мохтаҗ.
Безнең һәркайсыбызның гаиләсе, балалары бар. Су басудан зыян күргән кешеләргә ярдәм итүдән бер генә кеше дә читтә калмаска тиеш. Безнең районда ярдәм кулы сузучылар аз булмас дип уйлыйм. Менә шуның өчен предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр, шәхси эшмәкәрләр, район гражданнарына Краснодар төбәге Крымск шәһәренең су басудан зыян күргән кешеләренә ярдәм итүегезне үтенеп мөрәҗәгать итәм. Без кешеләргә килгән бәланы үзебезнеке кебек кабул итәргә, ярдәмгә мохтаҗларга булышырга тиеш. Краснодар төбәгендә су фаҗигасына юлыккан кешеләргә безнең ярдәмебез кирәк.
Аксубай халкыннан кием-салым җыю вакытлыча "Нежность" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә һәм ПЛ-88дә оештырыла. Материаль средстволар яңа һәм сертификацияләнгән булырга тиеш.

Крымск шәһәрендә яшәүче зыян күргән кешеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү өчен материаль стредстволар исемлеге:
Азык-төлек продуктлары: шешәләргә тутырылган су, 1 сортлы бодай оны, макарон әйберләре, карабодай ярмасы, консервланган балыклар: майлы, үз согындагы, томат соуысында; балалар ризыклары: коры сөт катнашмалары, итле консервлар (томалап пешерелгән сыер ите). Шулай ук шырпы, шәм, эш өчен рукавица, перчаткалар, ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар өчен эчке кием-салым, урын-җир әйберләре (одеял, мендәр, матрац, йокы капчыклары, простыня, мендәр тышлары); кер юу, шәхси гигиена әйберләре: сабын, кер юу порошогы, памперслар, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба.
Районда җыелган барлык әйберләр дә республиканың гуманитар ярдәм кабул итү пунктына тапшырылачак.
Су басудан зыян күргән кешеләргә акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап счеты: ИНН 2309030678 КПП 230901001 Краснодарское краевое отделение Общероссийской общественной организации "Российский Красный Крест". Краснодарское отделение №8619 Сбербанка России к/с 30101810100000000602 БИК 04034602 р/с 40703810330000000106
Назначение платежа: Добровольное пожертвование гражданам, пострадавшим новоднений в Краснодарском крае 2012 году.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев